Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тотылган чыгымнарның өлешен каплауга субсидияләр алу хокукына гаризалар кабул итү башлануы турында игълан ителде

2023 елның 10 феврале, җомга

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларыннан (ассоциацияләнгән әгъзалардан тыш) авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен (хисап финас елының 1 октябреннән  31 декабренә кадәр чордагы) каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул  итү башлануы  турында игълан итә. 
       Төп шартлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында»  2021 елның 30 июнендәге 514 номерлы карарында  билгеләнгән. 
       Конкурс сайлап алуларын уздыру  сроклары   һәм тәртибе турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында алырга мөмкин. 
Документлар Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт адресы буенча кабул ителә,   3 кат, 307  кабинет.
       Документлар   2023 елның 13 февраленнән 2023 елның 14 мартына кадәр кабул  ителә. 
      Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга  көннәрендә  8:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә  кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр). https://agro.tatarstan.ru/subsidii-selskohozyaystvennim-potrebitelskim-6560929.htm.
       Түләүсез консультация һәм заявка документациясен әзерләүдә ярдәм алу өчен Сез  “Татарстан  Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУга мөрәҗәгать итә аласыз, адресы:  Федосеев ур., 36 йорт, оф.203, элемтә өчен телефон: (843) 292-07-59. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International