Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге хисап чорына йомгаклар ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының хисап чорындагы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Үзәк берлеге идарәсе рәисе урынбасары Виталий Бродский, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.


Хисап чорында кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларының, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге советы һәм идарәсенең эшчәнлеге Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясе чараларын гамәлгә ашыруга, аның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга һәм аларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән иде.


“Хисап чорындагы эшчәнлекнең нәтиҗәсе һәм бүгенге кооперативларның төп казанышы, һичшиксез, системаның таркалуын туктатып  калудан   гыйбарәт, төрле төрдәге  һәм рәвештәге  кооператив оешмалары бергә берләште, аның   бөтен  эшчәнлеге ахыргы максатка ирешүгә - авыл халкының тормышын  яхшыртуны  тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде”, - дип сөйләде  үз чыгышында   Рашат Шәймәрданов.


“5 ел эчендә халыкка хезмәт күрсәтүләрнең гомуми күләме 1,6 тапкырга арты һәм  85 млрд. сум булды. Күрсәтелүче  хезмәтләрнең гомуми күләме структурасында иң зур  күләмне  терлек  азыгы әзерләү алып тора, ул  54 процент тәшкил итә, ваклап сату – 28%, шәхси  продукция  җитештерү – 14% һәм җәмәгать туклануы – 4%”, - дип билгеләп үтте  ул. 


Кулланучылар кооперациясе оешмалары ирешкән уңыш - һичшиксез, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Министрлар Кабинеты  һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  ягыннан  күрсәтелгән җитди ярдәм нәтиҗәсе.


Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге Советы һәм идарәсенең, кулланучылар кооперациясе оешмаларының төп бурычлары - эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча концепцияне алга таба гамәлгә ашыру, икътисадый шартларны һәм агымдагы вәзгыятьне исәпкә алып, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тәэмин итү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, тармакларны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру дәрәҗәсен күтәрү. “Безнең алда җитди бурычлар тора, бергәләп без аларны үти алабыз”, - диде чыгышының ахырында Рашат Шәймәрданов. 


Алга  таба   урыннардагы  кулланучылар җәмгыятьләренең эш нәтиҗәләре белән Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов һәм Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Рөстәм Ваһапов уртаклаштылар. 


 Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2022 ел нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Барлык категория хуҗалыкларны исәпкә алып, авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 333,5 млрд. сумлык булган. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлар буенча керем 172,8 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 29 млрд. сумга күбрәк.


Республикада  мул уңыш җыеп алынды: бөртеклеләр уңышы - 5,16 млн.тонна (чистартканнан соң), бәрәңге һәм яшелчәләр – 1,1 млн. тонна, шикәр чөгендере – 1,8 млн. тонна, майлы культуралар  – 620 мең тонна.


Узган ел 2,1 млрд. сумлык  продукция сатылган, 22 авыл  хуҗалыгы ярминкәсе   үткәрелгән, шул исәптән Татарстан Кулланучылар берлеге оешмалары тарафыннан   200 млн.сумлык продукция сатылган.


“Шәһәр халкы  өчен авыл  хуҗалыгы   ярминкәләрен уздыруда  кооператорлар да актив катнашты, бу азык-төлеккә бәяләр  артуын  булдырмаска һәм Татарстан  Республикасы халкын  авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин   итәргә мөмкинлек бирде. Башкарган барлык эшләрегез өчен сезгә рәхмәт әйтәсем”, -  дип өстәде Марат Җәббаров.


“Алга таба да кооперация системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Район башлыкларының һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең уртак бурычы - 2021-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясе нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чималын әзерләү, җитештерү һәм сату күләмен арттыру, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүчеләрнең тормышын яхшырту”, - дип йомгаклады министр.


Аннары кулланучылар җәмгыятьләренең алдынгы хезмәткәрләренә  тантаналы  рәвештә бүләкләр тапшырдылар.  
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International