Казан дәүләт аграр университетының “Казан ветеринария медицинасы академиясе” институтында Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен булган укулар тәмамланды. Укулар өч көн дәвамында барды, алар барышында идарә башлыклары агросәнәгать комплексында ясалма интеллект технологияләрен, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм ашлыкны тирәнтен эшкәртү перспективаларын, үсемлекчелектә инновацион алымнарны, терлекчелектә цифрлы чишелешләрне, шулай ук федераль дәүләт мәгълүмат системаларындагы эшне өйрәнделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров квалификация күтәрү дәресләрен ябуда катнашты.
Укытуның максаты - муниципаль район дәрәҗәсендә агросәнәгать комплексы белән идарә итүнең төп авыл хуҗалыгы продукциясе төрләрен җитештерү күләмнәрен арттыруны тәэмин итә торган нәтиҗәле механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләрне камилләштерү.
Марат Җәббаров, идарә башлыкларын сәламләп, әлеге курсның актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Ул, уртак эшнең төп нәтиҗәләренең берсе — җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, дип ассызыклады.
"Ел башында без билгеләгән фараз күрсәткечләре безнең эш нәтиҗәсендә тулаем үтәлә. Ел йомгаклары буенча чагыштырма үсеш 107%тан да ким булмаячак. Суммага күчереп караганда, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китәчәк", - дип өстәде ул.
Министр шулай ук агросәнәгать комплексына, үсемлекчелеккә, терлекчелеккә, механикалаштыруга, кече хуҗалыкларга, азык-төлек сәнәгатенә дәүләт ярдәме һәм яшь белгечләргә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Ул игътибарын «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә юнәлтте. Проект кысаларында быел республиканың муниципаль районнарында генетика һәм селекция, нәтиҗәле терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерия һәм чәчәк үстерү юнәлешләре буенча агротехнология классларының уңышлы ачылуы турында әйтте ул.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, агротехнология классларын ачу, яшь белгечләргә ныклы ярдәм күрсәтү һәм кадрларны яңадан әзерләү программасы — бердәм стратегияне тәшкил итәләр. Аның максаты - Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын эш урыныннан алып идарә звеносына кадәр барлык дәрәҗәләрдә компетентлы, мотивацияле һәм ихтыяҗлы белгечләр белән тәэмин итү.
Чара азагында министр агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш керткән идарә башлыкларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
Түбән Кама муниципаль районы идарә башлыгы Рөстәм Мәүләвиевка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте белдерелде.
Тукай муниципаль районы идарә башлыгы Рәшит Хәбетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы Биектау муниципаль районы идарә башлыгы Рәхимҗан Кәримовка бирелде.
«Россия АПКсының Мактаулы хезмәткәре» исеме белән Зеленодольск муниципаль районы идарә башлыгы Таһир Җиһаншин бүләкләнде.
Әлки муниципаль районы идарә башлыгы Роберт Һадиевка, Бөгелмә муниципаль районы идарә башлыгы Илдар Исмәгыйлевкә, Аксубай муниципаль районы идарә башлыгы Борис Соломоновка һәм Менделеевск муниципаль районы идарә башлыгы Илнур Фәрухшинга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты Питрәч муниципаль районы идарә башлыгы Фәрит Галимовка һәм Сарман муниципаль районы идарә башлыгы Николай Сахуриевка тапшырылды.