Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1,5 млрд сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда татарстанлылар Казанда, Чаллыда, Зеленодольскида, Түбән Камада һәм Кама Аланында оештырылган сәүдә мәйданчыкларындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар. Алар республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар үзләре җитештергән тәмле һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен алып килгәннәр иде.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карап чыкты. Ул Батыршин, Краснококшайская һәм Тинчурин урамнарындагы ярминкә мәйданчыкларында булды, продукциянең төрлелеген бәяләде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.

Унбиш ярминкә атнасы йомгаклары буенча 1 млрд 466,6 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, шулардан: 6 945,4 тонна яшелчә, шул исәптән 4 168,4 тонна бәрәңге; 295,1 тонна үлчәүле сөт; 801,0 тонна шикәр; 2 055,9 мең данә тавык йомыркасы; 1 112,9 тонна ит (шул исәптән 622,3 тонна сыер ите). Ярминкәләр уздыру өчен 15 373 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм алар, җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтәне тәэмин итеп, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итеп, республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга ихтыяҗ иң зур булган форматларның берсе булып тора, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, 27 декабрьдә быелгы ярминкәләрнең соңгылары узачак. Алдагы ярминкәләрне киләсе елның мартында башлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International