Узган атнада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм яңа ел чыршысыннан дүрт баланың теләкләре язылган шарларны алды.
Бүген бу балаларның барлык теләкләре үтәлде. Әгерҗе районыннан Рөстәмгә акыллы колонка кайтты. Югары Ослан районыннан Сәйдәмәтовлар гаиләсендә Әмир белән Айшәгә электр самокатлары тапшырылды, ә Тимерлан велосипедлы булды.
"Теләкләр чыршысы" бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Ул авыр хәлдә калган балаларга, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикле балаларга, шулай ук сәләтле балаларга яңа ел теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Бөтен ил буйлап балачак хыяллары язылган шарлар белән бизәлгән яңа ел чыршылары куела.