Марат Җәббаров Татарстанда кулланучылар кооперациясе үсешен бәяләде

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында булды.

Әлки муниципаль районында Марат Җәббаров кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары эше белән танышты. Ул терлек чалу пунктында һәм әзерләү базасында булды. Биредә йон, күн чималы һәм дарутехчимал кабул итү склады эшли, бу әзерләү хезмәте эшенә комплекслы якын килүне тәэмин итә.

Төп игътибар объектларының берсе - ит продукциясен эшкәртү цехы булды. Биредә «Хәләл» стандартлары буенча 16 төрле ярымфабрикат җитештерелә, агымдагы елның 11 аенда 46,4 тонна ярымфабрикат җитештерелгән.

Аннары Алексеевск муниципаль районында министр «Родина» колхозының яңа азык үзәгендә булды, анда тәүлеклеккә 150 тонна азык җитештерелә. Ул, республика өчен азык үзәкләре төзү өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә 24 муниципаль районда 58 азык үзәге эшли, алар 215 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтәләр.

Шулай ук Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Марат Җәббаров тәүлек эчендә 60 тоннага кадәр май һәм 30 тонна лузга җитештерелә торган май экстракцияләү цехында булды. Монда бер көндә 150 тонна чимал эшкәртелә.

Эш сәфәре барышында министр «Колос» авыл хуҗалыгы кулланучылар җитештерү-сату кооперативының җитештерү цехларын карап чыкты, анда җирле җитештерүчеләр чималыннан ит һәм икмәк-күмәч продукциясе, шулай ук лимонад җитештерелә.

Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында кулланучылар кооперациясен үстерү буенча «Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2025 елның 11 аендагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар» дигән темага республика семинары узды.

Марат Җәббаров 2026 елдан фермерларга һәм кооперативларга федераль ярдәм күрсәтү ысулларының үзгәрүен дип билгеләп үтте. «Бер елга кадәр һәм бер елдан күбрәк эшчәнлек алып баручы КФХлар өчен грантлар каралган, грантның максималь күләме, проектны гамәлгә ашыруга үз акчаларын кертү күләменә карап, 5 млн сумнан 30 млн сумга кадәр», - диде ул.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен грант, КФХларга - тоткан чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына - эшкәртүне үстерүгә грант, зур булмаган авыл пекарнясын оештыруга грантлар каралган.

Министр, КФХларга һәм кооперативларга грантлар бер мәртәбә биреләчәк, дип ассызыклады. “Инде хәзер үк программаларда потенциаль катнашучыларны билгеләвегезне һәм аларга гаризалар бирүдә, җир кишәрлекләре бирүдә, буш терлекчелек биналары бирүдә ярдәм итүегезне сорыйм", - дип өстәде Марат Җәббаров.

Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары эшчәнлегенә йомгаклар турында сөйләде. 2025 елның 11 аенда республика халкына күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми күләме 10%ка артып, 23 млрд сумга җиткән. Әзерләү әйләнеше 11,9 млрд сум булган, бу узган ел күрсәткечләреннән 10%ка артык. Ваклап сату товар әйләнеше күләме 5 млрд сумнан артып киткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7%ка күбрәк.

Ул, кулланучылар кооперациясенең уңышлы үсеше өчен иң мөһиме - матди ресурслар гына түгел, ә эшләргә теләк һәм омтылыш булу кирәк, дип билгеләп үтте. "Нәкъ менә шушы теләк кооператив хәрәкәтенең алга таба үсешенә нигез булып тора", - диде Рашат Шәймәрданов.

Аның әйтүенчә, 2026 елда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерәбез» халыкара кулланучылар кооперациясе форумын уздыруга, шулай ук 8 июльдән 10 июльгә кадәр узачак республика кулланучылар кооперациясенә нигез салынуга 110 ел тулуны бәйрәм итүгә аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International