Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яңа ел тылсымы: хезмәткәрләр балалары өчен бәйрәм!

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хезмәткәрләр балалары өчен күңелле һәм шатлыклы Яңа ел бәйрәме узды.

Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга һәм Кар кызына шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Малайлар һәм кызлар төрле кызыклы бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, биеделәр. Кар Кызы белән Кыш Бабайдан тыш, бәйрәмгә Шүрәле, Убырлы карчык һәм Яңа ел символы - Ат та килгән иде.

Чара азагында һәр бала бүләк алды һәм, могҗизага ышанып, иң яшерен теләкләре турында уйладылар. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән канәгать калдылар һәм оештыручыларга шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International