Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының алтынчы агымында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.
“Татарстан Республикасы әлеге проектта даими катнашучы булып тора. Аны гамәлгә ашыру елларында Татарстан Республикасында 214 кеше укып чыкты, алар үз бизнес проектларын уңышлы якладылар һәм фермер хуҗалыкларын актив үстерәләр. “Фермер мәктәбе”нә йөрүчеләр арасында яшь фермерлар гына түгел, алга киткән җитештерү мәйданчыклары булган фермерлар да бар, бу аеруча мөһим, чөнки даими укулар оештыру билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен булган ресурсларны дөрес кулланырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр әйтеп киткәнчә, быел укыту өчен ихтыяҗ булган һәм перспектив юнәлешләр сайланган: «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» һәм «Терлекчелек» юнәлешләре. Проектка СВО катнашучыларын җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде, алар өчен мондый укулар узу үз эшләрен башларга һәм бизнес алып бару өчен кирәкле белемнәр алырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады ул.
“Фермер мәктәбе” - ул Россельхозбанк белем бирү проектының теоретик һәм практик белем бирү буенча интенсив курсы гына түгел. Социаль юнәлешле программа алга таба үсеш өчен киң офыклар ача һәм авылларны, авыл традицияләрен һәм нигезләрен саклап калу буенча җаваплы миссияне үти. Шулай ук бу аудитория белән хезмәттәшлекнең яңа форматлары да, мәсәлән, беренче тапкыр гамәлгә ашырылган туры эфир – Татарстан монда беренче юл яручы булып чыкты, Россельхозбанкның Своё Медиа цифрлы платформасы - анда Татарстаннан укулар узучылар бөтен ил белән үзләренең уку тәҗрибәләре, эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар”, - дип билгеләп үтте Ләлә Кәдермәтова.
Бүген 35 тыңлаучы яңадан һөнәри әзерлек узу буенча «Фермер мәктәбе» программасын уңышлы үтү турында диплом алды.
Авылда эшкуарлыкны ачыклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.