Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XX съезды узды. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституциячел законнар һәм Дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, СВО ветераннары - җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» белем бирү программасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлегеннән вәкилләр катнашты. Съездда катнашучыларны видеоэлемтә аша Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
Чараны «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде. Үзенең нотыгында ул, быелгы съезд - 20нче юбилей съезды. 2005 елның сентябрендә җирле хакимият органнарына сайлаулар узды һәм муниципаль хакимият үз эшчәнлегенә кереште, дип билгеләп үтте. Муниципаль реформага керешкәндә гамәлдә булган барлык авыл, шәһәр һәм район советлары диярлек сакланып калган.
"Бүген бездә, Россия буенча караганда, иң күп муниципалитетлар исәпләнә - алар 956. Җирле үзидарә системасында 15 меңнән артык депутат һәм муниципаль хезмәткәр эшли. Һәм иң мөһиме - бу еллар эчендә дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бердәм эшендә уникаль тәҗрибә тупланды", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Ул, съезд эшендә беренче тапкыр СВОда катнашкан депутатлар катнаша, дип ассызыклады. “Җирле халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар корпусы составына махсус хәрби операциядә катнашучылар сайлануы бик мөһим. Аларның тәҗрибәсенә һәм эшлекле сәләтенә хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә ихтыяҗ зур”, - дип билгеләп үтте Ассоциация рәисе.
Әгъзам Гобәйдуллин, республиканың җирле хакимият органнары СВОның беренче көннәреннән үк куелган бурычларга ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, дип ассызыклады. Алар даими рәвештә халык белән тыгыз элемтәдә, аларга, беренче чиратта, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре, СВОдан кайтучылар мөрәҗәгать итә. Район һәм авыл җирлекләре башлыклары гуманитар йөкләр оештыралар, урыннардагы проблемаларны хәл итәләр. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары халкы үз чиратында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр өчен гуманитар ярдәм җыя.
Исегезгә төшерәбез, быел март аенда Дәүләт Думасы төбәкләрнең җирле үзидарә системасын сайлау хокукы турында закон кабул итте: бер дәрәҗәле системага күчәргәме яяисә ике дәрәҗәле системаны саклап калыргамы, дигән сорау куелган иде. Төбәкләрнең үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы булырга тиешлеге турындагы инициативаны Татарстан тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсендә республика авыл һәм шәһәр җирлекләре составында муниципаль районнарның ике дәрәҗәле системасын саклап кала алды.
Рөстәм Миңнеханов, бүген илдә зур үзгәрешләр бара, җирле үзидарәне камилләштерү буенча бурычлар гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте. "Соңыннан үкенергә туры килмәслек юлны сайларга кирәк. Бер дәрәҗәле система булырга мөмкин, ләкин билгеле бер шартларда. Бүген Татарстанда 40тан артык республика программасының төп өлеше авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Без барыбыз да көчле Россия өчен. Әмма куәтле авыл корылышыннан башка безнең ил ничек булачак?", - диде республика Рәисе.
Елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов, читтән көчле басым булуга да карамастан, Татарстан икътисады, төп макроикътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итеп, үсүен дәвам итә, дип билгеләп үтте. Алдан бәяләүләргә караганда, ел йомгаклары буенча республиканың тулаем төбәк продукты 5,6 трлн сум булачак (102,5%), сәнәгать җитештерүе индексы - 109% (читкә чыгару күләме 6 трлн сумга якын), төзелеш эшләре күләме - 1 трлн сумнан артык, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 7%ка үсеш белән 400 млрд сумнан артык, төп капиталга инвестицияләр күләме - 1,6 трлн сум. Татарстан инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта лидерлар рәтенә керә (2 урын). Республика ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора.
Татарстан Рәисе республикага ярдәм иткәннәре өчен илебез Президенты Владимир Путинга һәм Михаил Мишустин җитәкчелегендәге РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. "Без әле моңа кадәр беркайчан да шулкадәр юллар төземәгән идек. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә мондый зур программалар беркайчан да булмады. Барлык авырлыкларга да карамастан, илдә гаять зур үзгәрешләр бара", - дип ассызыклады ул.
2025 ел илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы билгесе астында уза. Рөстәм Миңнеханов, республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында Җиңү юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды, дип билгеләп үтте. Яңа һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар ачылды.
“Бүген алгы сафта - махсус хәрби операциядә катнашучылар. Алар арасында - Ватаныбызны саклаучы, хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын түземлек белән уздыручы, бердәм сугышчан хезмәт һәм какшамас рухи көч күрсәтүче дистәләгән мең татарстанлы бар. Бүгенге көндә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе - хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. СВОда катнашучыларның гаиләләренә, бигрәк тә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә, шулай ук озак дәваланучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга кирәк. Беләм, бу мәсьәләләр сезнең көндәлек игътибарыгыз зонасында. Бу юнәлештә системалы эш алып баруыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - дип, мөрәҗәгать итте республика Рәисе съездда катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль бергәлеккә, битараф булмаган гражданнарга, волонтерларга, бизнес-бергәлеккә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм җирле үзидарә депутатларына сугышчылар өчен гуманитар ярдәмне турыдан-туры СВО зонасына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җиткерүдә актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренең илнең оборона сәләтен ныгытуга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Ул, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде, дип искә төшерде. Муниципаль берәмлекләргә, республика органнары белән бергәләп, киләсе ел тематикасындагы барлык бурычларны тормышка ашыруны тәэмин итәргә кирәк, диде ул.
Татарстан Рәисе, җирле үзидарә органнарының мөһим бурычы буларак, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын социальләштерүне һәм эшкә урнаштыруны атады. Быел муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре буенча СВОда 113 катнашучы җирле үзидарә депутаты итеп сайланды, шулардан 15 кеше “Батырлар. Герои Татарстана” кадрлар программасында катнаша.
Киләсе елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы - тугызынчы чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. “Безнең уртак бурычыбыз - ил Парламентында республиканың лаеклы вәкиллеген тәэмин итү. Сәяси конкуренция үсү белән инде хәзер үк деструктив көчләрнең сайлаучылар фикеренә йогынты ясау омтылышлары күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, кешеләр белән турыдан-туры элемтәне тәэмин итүнең, аңлату эшләрен уздыруның әһәмияте арта. Бүген муниципаль хакимиятнең игътибар үзәгендә халык белән, гражданнарның җирле бергәлекләре белән диалогны алга таба да ныгыту, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү, шул исәптән социаль челтәрләр һәм цифрлы элемтә платформалары аша да, шулай ук халыкның аз керемле катламнарына һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының агымдагы съезды - хисап-сайлау съезды. “Ассоциация җирле үзидарәне һәм муниципальара хезмәттәшлекне үстерү һәм камилләштерү эшен, шулай ук хакимиятнең башкарма органнары белән үзара хезмәттәшлекне дәвам итәр, дип ышанам”, - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә аерым казанышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шуннан соң съездда катнашучылар Әгъзам Гобәйдуллинны бертавыштан «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе итеп сайладылар, шулай ук идарә органнарының яңа составын сайладылар.