Татарстанда 1 миллионнан артык кеше мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен MАХтан файдалана

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Туры линиядә Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, милли мессенджерны эшләтә башлау илнең тулы цифрлы суверенитетына ирешүгә төп адым булды, дип ассызыклады.

Бүгенге көндә 75 миллионнан артык россияле якыннары белән аралашу, мәгълүмат алмашу һәм элемтәдә тору өчен МАХны куллана. Татарстан Республикасында көн саен миллионнан артык кеше мөһим яңалыклардан хәбәрдар булып калу һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен әлеге мессенджердан файдалана.

“МАХ - чит ил платформаларына гади альтернатива гына түгел, ә «нульдән» - эзләүдән һәм коммуникацияләрдән алып финанс операцияләренә, белем бирүгә һәм ял итүгә кадәр тулы, тотрыклы һәм кирәкле цифрлы экосистеманы максатчан булдыру нәтиҗәсе ул. Санкцияләр безнең алгарышны акрынайтмады, ә аны тагын да тизләтте генә. "Бүген Россия чит технологияләренә иярми — ул үзенең бәйсез һәм инновацион цифрлы дөньясын төзи”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International