Бүген Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча яңа «Идея» яшьләр үзәге ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов катнашты.
Яшьләр үзәгендә челтәр үрү буенча хобби-студия, китапханә почмагы, кибер-дружина залы, медиа-үзәк, кыяга үрмәләү залы, игеле үзәге, тавыш яздыру студиясе, күпфункцияле зал, шулай ук беренчеләр хәрәкәте зонасы эшли башлады.
Марат Җәббаров, биредә федераль үзәк белән Татарстан Республикасының уртак тырышлыгы, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшьләр өчен заманча, күп юнәлешле киңлек ачыла, дип ассызыклады.
Ул, һәр яшь кеше биредә күңеленә хуш килгән шөгыль табачак, яңалыкка өйрәнә, үз сәләтләрен тормышка ашыра һәм фикердәшләрен таба алачак, дип билгеләшп үтте.
Татарстан Республикасы, күп ресурсларны авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеп, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Агымдагы елда бу максатларга 4,1 млрд сум акча җибәрелде, бу меңнәрчә квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга, дистәләгән объектны төзекләндерергә һәм шактый күп юлларны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде.
«Без мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, күпфункцияле үзәкләр төзибез – барысы да авыл җирендә тормыш уңайлырак һәм кызыклырак булсын өчен эшләнә», — дип өстәде министр.