Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты

2025 елның 19 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.

Марат Җәббаров Яңа ел чыршысыннан Әгерҗе районыннан Рөстәм теләге язылган шарны алды - ул яңа елга акыллы колонка сораган.

Акция кысаларында Марат Җәббаров шулай ук Югары Ослан районыннан Сәйдаматовлар гаиләсенең теләкләрен үтәячәк. Тимерлан бүләккә велосипед алачак, ә Әмир белән Айшәгә электр самокаты бүләк итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе бөтен Россия буйлап уза һәм ел саен игелекле гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Акциядә катнашучыларның теләкләрен ел саен меңләгән битараф булмаган гражданнар тормышка ашыра.

“Теләкләр чыршысы” акциясендә Россиянең һәр кешесе https://елкажеланий.рф/сайтында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International