ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар сыер саву технологияләре буенча теоретик белемнәрне практикада ныгыттылар. Күчмә дәресләр барышында «Терлекчелек» төркемчәсенә йөрүчеләр Татарстан Республикасының уңышлы фермер хуҗалыклары тәҗрибәләрен өйрәнделәр.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК дәүләт мәгълүмат системасы сайтындагы яңа материалда 2019 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс торышына һәм эшчәнлек нәтиҗәлелегенә анализ бар.

Бөтен Россиядән 200дән артык компания 2 көн дәвамында 30 мең квадрат метр  мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары, нәтиҗәле терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен чимал,  авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү эшләнмәләрен күрсәтәчәк.


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта Татарстан Республикасы АПК объектларын  электр белән тәэмин итүнең  ышанычлы булуы турындагы мәсьәләләр  буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары Әлмир Латыйпов, генераль директорның баш киңәшчесе Валерий Кандалинцев, тарату челтәрләре буенча техник директор урынбасары Дмитрий Шаповалов катнашты.


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Росагролизинг» вәкилләре белән киңәшмә узды, аны  аның генераль директоры урынбасары Александр Сучков алып барды.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Бу елның 5 октябреннән  8 октябренә кадәр Мәскәүдә Россиянең иң зур агросәнәгать күргәзмәсе - 24 нче «Алтын көз» бөтенроссия күргәзмәсе  узды. Татарстан экспозициясе күргәзмәдә иң күләмле  урыннны биләп  торды. 

«Алтын көз-2022» XXIV Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге  “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын мониторинглауны  уздырган өчен”  номинациясендә Көмеш медаль һәм диплом белән бүләкләнде, ә Үзәкнең  директоры Локманов Әнәс Әхтәм улы “Урта Идел  буеның известьланган кара туфраклы  җирләренең ресурс потенциалы”   монографиясе өчен бронза медаль белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итү буенча комплекслы программа эшләнде һәм уңышлы тормышка ашырыла. Цифрлы   чишелешләр өчен уку һәм җайланмалар  бәясенең 50%ын дәүләт түли.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

10 сентябрьдән Казанның 14 мәйданчыгында гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре башланды.  Сәүдә мәйданчыкларында яшелчә, шикәр, он, ит, балык, сөт, бал, сыр, йомырка, казылыклар һәм республика җитештерүчеләренең башка продукциясен сатып  алырга  мөмкин.    


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген аграр бизнесның ТОП-менеджменты өчен  курсның беренче  көзге уку агымы башланды. IT-паркта 41 хуҗалык вәкилләре – авыл  хуҗалыгы  җирештерү предприятиеләре җитәкчеләре, финанс директорлары, икътисадчылар һәм баш бухгалтерлар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International