Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда республика конкурслары уздыру турында игълан итә

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны  үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларын уздыру турында игълан итә.


Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Документлар һәм гаризалар 2023 елның 22 мартыннан 6 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.


Конкурсларны уздыру  буенча конкурс комиссиясе утырышы 2023 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелә, адресы: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев  урамы, 36 йорт.  


Конкурсларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары катнашалар.


Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында  http: //agro.tatarstan.ru/  “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләр” бүлегендә, аның “Иң яхшы ЛПХ, КФХ, СПоК, СП”  конкурслары бүлекчәсендә, аннан соңгы “2023” бүлекчәсендә  (https://agro.tatarstan.ru/konkursi-luchshie-lph-kfh-spok-sp-5283789.htm) урнаштырыла.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 85, (843) 221 76 54, (843) 221 76 88   (88 01). 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International