25 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
2022 елда Россельхозбанк Татарстан аграрийларына 250 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алуга финанс ярдәме күрсәткән. Аграрийларга финанс ярдәме ташламалы кредит бирү программалары кысаларында күрсәтелде.
Бүген Министрлыкта Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Ленар Гарипов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру йөзеннән «Агростартап» грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшче киңәшмә узды, аның барышында «Татарстан Республикасында 2023-2025 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына ат үрчетүне һәм ат спортын үстерү» озак сроклы максатчан программасына Татарстан Республикасы ат үрчетүчеләренең тәкъдимнәрен кертү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында икенче ”Фермер утравы” Казан шәһәренең Рихард Зорге урамында, 66 йорт адресы буенча ачылды. Казанда яшәүчеләр җирле сыйфатлы чималдан әзерләнгән тәмле ризыклар: яңа пешкән камыр ризыклары, ипи, пироглар, чәк-чәк, казылыклар һәм Хәләл ярымфабрикатлар, кымыз һәм җирле фермерлар җитештергән башка продуктлар сатып ала алачак.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышын уздырды, анда катнашучылар төбәкләрдә уҗымнарның торышы, чәчү компаниясенә әзерлекнең барышы, дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
2023 елның 25-27 гыйнварында Мәскәүдә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә илнең аграр тармагындагы төп вакыйгаларның берсе - Нәсел эше, терлек азыгы, ветеринария һәм терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү технологияләре буенча IV халыкара күргәзмәсе - АГРОС уза. Күргәзмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм алдынгы тармак оешмаларының мәгълүмати ярдәме һәм аларның актив катнашында үткәрелә.
2022 елда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты төрле хәйрия оешмаларына ярдәм йөзеннән 16 тоннадан артык сөт продукциясе җибәрде. Мәсәлән, комбинат Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан төзелгән Казан хосписын һәм хатын-кызлар өчен Казандагы һәм Зеленодольскидагы «Бишек» («Колыбель») приютларын барлык кирәкле сөт продуктлары белән бушлай тәэмин итүне үз өстенә алды. Шулай ук Халыкара ишетмәүчеләр көне уңаеннан предприятие Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыятенә 5 тоннага якын продукт биргән.