Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

18 мартта Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, шулай ук Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама һәм республиканың башка районнарында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли   башлады. 


Шәһәрлеләр Татарстан муниципаль районнарыннан  китерелгән ит, казылык әйберләрен, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясен кибетләрдәгедән һәм башка базарлардагыдан  арзанрак бәяләрдән сатып ала алдылар. 


Беренче ярминкә атнасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә республика районнарыннан 104 тонна бәрәңге, 77 тонна яшелчә, 79 тонна ит, 17 тонна сөт, 65 тонна шикәр, 22 тонна он, 119 мең данә йомырка, 132 тонна ашлык китерелде. 


Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 22 апрельгә кадәр һәр шимбәдә булачак. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International