Татарстанлылар кулланучылар кредитын ешрак үз хуҗалыкларын төзекләндерү, йортларын ремонтлау өчен алалар

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл халкына төзекләндерү эшләре  өчен  куллану кредитын бирү дәвам итә. Мәсәлән, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы әлеге программа буенча 2023 елда 35 млн сум кредит биргән инде, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк. 


Клиентлар бу акчаларны күбрәк үз хуҗалыкларын  (йортларын) ремонтлауга тоталар. Бирелгән кредитларның 90%ы  шул максатларга  туры килә. Калган акчалар коммуникацияләр үткәрү (үзәкләштерелгән яки автоном электр, су белән белән тәэмин итү, суны канализациягә чыгару, җылыту, газлаштырылган районнарда - газ белән тәэмин итү өчен   җайланмалар сатып алу, монтажлау) өчен бирелгән.


2023 елда банк авыл халкы өчен төзекләндерүгә куллану кредиты шартларын яңартты. Аерым алганда, татарстанлылар өчен аның иң чик  күләме 250 мең сумнан 500 мең сумга кадәр арттырылды. Республиканың һәр авыл кешесе ике максатка (хуҗалыкны (йортны) ремонтлауга һәм коммуникацияләр үткәрүгә) 1 млн сумга кадәр акча алырга  мөмкин.   Моннан тыш, хәзер клиентларга кредитның бер өлешен (40%ка кадәр)  алу-сату шартнамәләре  буенча (подряд шартнамәсе төземичә) җайланмалар яки төзелеш материаллары өчен түләүгә куллану мөмкинлеге бирелә. 


 Хуҗалыкларны төзекләндерүгә кулланучылар кредитын  рәсми рәвештә авыл җирлегендә, поселокларда яисә 30 меңгә кадәр кеше яши торган  кечкенә шәһәрләрдә яшәүче 23 яшьтән   65 яшькә кадәрге кешеләр ала ала. 


Россельхозбанкта билгеләнгән барлык продуктлар буенча минималь ставка 3,25% тәшкил итә. 


Россия Федерациясе гражданнары өчен хуҗалыкларны төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрүгә ташламалы процент ставкасы белән кулланучылар кредиты Россельхозбанкның субсидияләү программасында катнашуы кысаларында эшләнгән (Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенең “Россия кредит оешмаларына  авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына хуҗалыкларын төзекләндерүгә бирелгән кулланучылар кредитлары (заемнары) буенча алынмый  калган керемнәрен  каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында”  2019 елның 26 ноябрендәге  1514 номерлы карары).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International