Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) дөньякүләм агротехнологияләр трендларына тикшеренү уздырган

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Агротехнологияләр өлкәсендә узган биш елдагы төп темалар авыл хуҗалыгы процессларын цифрлаштыруга һәм автоматлаштыруга, ясалма интеллект технологияләрен куллануга, машинада укытуга һәм зур белешмәләрне  эшкәртүгә бәйле. Барлык юнәлешләр арасында табигать ресурсларын  тулыландыруга юнәлдерелгән регенератив авыл хуҗалыгы аеруча популяр. Мәсәлән, биотехнологияләр өлкәсендә үсемлекләр үстерүдә кулланыла  торган гидропон ысулына зур кызыксыну булу  күзәтелә.


 Иң күп карала торган  тема - сити-фермерлык -  шәһәрдә контрольдә тотылучы  мохиттә яңа төр теплицалар кулланып алып  барыла  торган  авыл хуҗалыгы эшчәнлеге. Сити-фермаларның популярлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чыгымнарын киметү, җитештерүчәнлекне арттыру һәм продуктларның «Фермердан өстәлгә» эләгү вакытын кыскарту теләге булуга  бәйле, чөнки сити-фермада үстерелгән ризык шәһәр кешесенә тизрәк барып җитә. 


Россельхозбанкның финанс технологияләрен үстерү үзәге экспертлары киләсе 5 елда уңдырышлылыкны мониторинглау, контрольдә тоту һәм  арттыру өчен дроннар һәм пилотсыз очу аппаратларын   куллану; илдә экологик хәлне яхшырту; төгәл игенчелек технологияләре кебек юнәлешләр белән  кызыксынуның алга таба үсүен фаразлыйлар.


 Фудтех юнәлешендәге зур кызыксыну базарда катнашучылар: фермерлар, продукция җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр, дистрибьюторлар һәм сатып алучылар арасында элемтә каналлары булдыруга бәйләнгән. Пандемия һәм тормышның гомуми «тизләнеше» аркасында ризыкны  онлайн заказ буенча    китерү сервислары  киң таралды. Шуңа  параллель рәвештә, кулланучылар арасында туклануга аңлы мөнәсәбәт формалашты, шул фонда һәр конкрет кеше өчен индивидуаль һәм иң баланслы  рационны сайларга мөмкинлек бирә торган  азык конструкторларына ихтыяҗ артты. 


Сүзләр болытын анализлау нәтиҗәләре авыл хуҗалыгында технологияләрнең бүгенге үсеш дәрәҗәсе өчен шактый  үзенчәлекле. Авыл хуҗалыгы соңгы биш елда цифрлаштыру өлкәсендә шактый алга китте. АПК предприятиеләре үз эшләрендә контрольдә тотылучы ясалма мохитләрне, шулай ук ресурслар куллануны оптимальләштерергә, чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә торган  яңа цифрлы чишелешләрне  ешрак кулланырга омтылалар. Игенчелеккә аңлы караш, генетик технологияләрне үстерү – киләчәккә перспектива. Биотехнологияләр өлкәсендәге инновацияләр хәзер Россиядә популярлыкның иң югары ноктасында. Шундый иң стандарт булмаган чишелешләр белән үзебезнең илнең күпсанлы  стартаплары барлыкка килә, эре агрохолдинглар киләчәк ризыгын булдыру һәм кулланучыларда уңай гадәтләр барлыкка китерү өчен R&D эшләнмәләре буенча  актив эш алып баралар. 


Авыл хуҗалыгында инновацияләр темасына (агротехнологик  эшкуарларның гендерлык нисбәте, 2022 елда Россия агротех-стартаплары картасы һ.б.) сүзләр болыты һәм башка аналитик материаллар  белән “РСХБ в цифре” платформасында бирелгән Агробит проектында тулырак танышырга мөмкин.
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International