Инде бүгеннән үк KazanForum турында нәрсә белеп була соң:
- ул Россия төбәкләренең һәм ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлеге өлкәсендәге төп вакыйга;
- 18 һәм 19 майда эшлекле программа;
- 2023 елның 20 һәм 21 маенда кунакларны һәм катнашучыларны мәдәни программа көтә;
- чарада катнашу өчен сайтта теркәлергә мөмкин: kazanforum.ru.
Быел безне түбәндәгеләр көтә:
- инвестиция һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе;
- ислам финанслары буенча белем бирү модуле;
- Russia Halal Expo 2023 күргәзмәсе;
- Russia Halal Market ярминкәсе;
- Modest Fashion Day;
- ислам илләре аш-су осталарыннан кулинар-шоу;
- форумның федераль статусы;
- 100дән артык эшлекле сессия һәм бай мәдәни программа.
Форумның лейтмотивы - бүгенге чынбарлыкта икътисадый партнерлык.
Меңләгән кеше – бөтен дөньядан инвесторлар һәм бизнесменнар, халыкара оешмалар, Илчелек вәкилләре, фикердәшләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, аларны хәл итү юлларын табу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Казанда җыелачак.
KazanForum 2023 форумына Kazan Forumның рәсми сайтында kazanforum.ru теркәлергә һәм шунда ук чараның программасы белән танышырга мөмкин.