Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукция эзерләп чыгаруны 20,4%ка арттырды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2022 елдагы эшенә йомгаклар ясады. Предприятиенең Зеленодольск, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге өч җитештерү мәйданчыгында ел әйләнәсендә  сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 262,6 мең тонна тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткечләреннән 11,5%ка югарырак. Көн саен эшкәртү күләме 719,5 тоннага җиткән. 


2022 елда комбинат 196,3 мең тонна сөт продуктлары җитештергән, бу 2021 елга караганда 20,4%ка күбрәк. Ел буена  иң күп сатылган  товар -  2,5%лы пастеризацияләнгән «Васькино счастье» сөте. Ул 18,6 млн данә сатылган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 21,5%ка күбрәк. Бүгенге көндә предприятие үз бренды  белән 110 төр продукция, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 47 төр продукция чыгара.


Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинатының барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре һәм төрле фондларга күчерелгән  акчалар  суммасы  300 млн. сум тәшкил итә. Предприятиенең кереме узган  елның  шул ук чор белән чагыштырганда 27 процентка арткан, бул, НДСны исәпкә алып, 14,6 млрд.сум тәшкил итә.  Узган ел хезмәткәрләр саны 1250 кеше булган, бу 2021 елдан 5,1%ка күбрәк. 


Комбинат продукциясе Россиянең 12 төбәгендә, аерым алганда, Чувашия һәм Марий Эл республикаларында, Түбән Новгородта, Самарада, Тольяттида һәм Ульяновскида эре ритейлерлар челтәрләрендә сатыла. Татарстан территориясендә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты  продуктлары 4500дән артык сәүдә ноктасында сатыла. Республика базарында «ЗМК» АҖ өлеше, предприятиенең үз аналитика хезмәте бәяләве буенча, 24% тәшкил итә, бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,6%ка югарырак. 


Комбинат продуктларын шулай ук  төрле интернет-майданчыкларда сатып алырга мөмкин, болар:  Яндекс Лавка, Самокат, Озон, Сбермаркет сәүдә челтәрендә, шулай ук Ашан, METRO, Бәхетле, Selgros, Лента, Спар һәм Пятерочка кибетләрендә дә заказ биреп була.  


 2022 елның декабрендә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты “Ел хәйриячесе – 2021” республика конкурсында “эре һәм урта предприятиеләр” категориясендә җиңүче булды. 2022 елда компания хәйрия эшчәнлегенә  игътибар бирүне дәвам итте. Шулай итеп, узган ел Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты төрле оешмаларга ярдәм йөзеннән  16 тоннадан артык сөт продукциясе җибәргән. Предприятие “Анжела Вавилова исемендәге фонд” тарафыннан оештырылган Казан хосписын һәм Казанда һәм Зеленодольскида хатын-кызлар өчен «Колыбель» приютын барлык кирәкле сөт продуктлары белән бушлай тәэмин итүне үз өстенә алды. Моннан тыш, узган ел комбинат Чистай  һәм Буаның өлкәннәр йортларындагы  өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, Чистай, Зеленодольск  һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, Зеленодольскиның күп балалы гаиләләренә, җитештерү ветераннарына һәм сәламәтлек  мөмкинлекләре  чикле  кешеләргә  ярдәм күрсәтте.
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International