Министрлыкта терлекчелекнең калдык продуктларын утильләштерүнең яңа таләпләре турында фикер алыштылар

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

17 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Терлекчелекнең калдык продуктлары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» темасына  киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә барды. 


Эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел – Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


Ленар Гарипов үз докладында, әгәр милекче яңа закон буенча эшләргә карар кылса, ул бу  хакта Россия  Авыл  хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенә хәбәр итәргә тиеш, дип билгеләп  үтте. Моны ел саен алдагы  елның 1 гыйнварына кадәр  хәбәр итәргә кирәк. Шуннан  чыгып, 2024 ел өчен моны 2023 елның 31 декабренә кадәр хәбәр итәргә кирәк. Агымдагы ел өчен хәбәрнамәне   2023 елның 1 маена кадәр  бирергә кирәк.  Бүгенге көнгә 40тан артык хәбәрнамә  килгән.
 
Закон буенча, калдык продуктларга авыл хуҗалыгы җитештерүендә кулланыла торган тирес, тавык тизәге, терлек  аслыклары һәм агынтылар гына керә ала. Калдык  продуктларын әйләнешкә  кертү  мәҗбүри таләпләрне үтәгәндә генә башкарыла ала. Мөһим мизгелләрнең берсе - эшкәртелмәгән, яки  тирәнтен эшкәртелмәгән калдык  продуктларны махсус мәйданчыкларда гына саклау   рөхсәт ителә. 
 Мондый мәйданчыкны эксплуатацияләү әйләнә-тирә мохитне пычратуга, шул исәптән пычраткыч матдәләрнең сулы горизонтка эләгүенә китермәскә  тиеш.  Мондый мәйданчыкның  тулып ташуы рөхсәт ителми.  


Мөгезле эре терлек асраганда махсус мәйданчыклар оештыру өчен гомуми таләпләр:
- сөт фермасы диварлары янында терлекләрне чыгарып йөртү  мәйданчыклары яки тирес туплауга  бәйле башка объектлар төзү тыела;
- тирес саклагыч терлекчелек биналарыннан 60 метрдан да ким булмаган ераклыкта җил уңае  ягыннан урнаштырыла;
- тирес агынтыларын  яки сыек фракцияне   резервуардан чыгару аның  төбеннән кимендә 50 см  өстәрәк башкарылырга тиеш. 


Каты фракциянең эшкәртелгән һәм тирәнтен эшкәртелгән калдык продуктларын авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә буртларда вакытлыча урнаштыру рөхсәт ителә, әмма бу чор туфракка калдык  продуктлар кертүнең факттагы  вакытына  кадәр   5 айдан артмаска тиеш. Калдык продуктларны тирәнтен эшкәртүнең төп ысулларына махсус препаратлар кулланып, озак  вакыт  саклау, компостлау һәм  эшкәртү керә.


Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру өчен туфракка терлекчелекнең калдык продуктлары бары тик эшкәртелгәннән соң яки тирәнтен эшкәртелгәннән соң гына һәм торак төзелеше чикләреннән 300 метрдан да ким булмаган ераклыкта кертелергә мөмкин.


“Калдык продуктларга таләпләрне бозган өчен штрафлар әлегә билгеләнмәгән. Әмма предприятиеләр моңа җитди карарга  тиеш.  Калдык продуктлар турындагы законда күчеш чоры  билгеләнмәгән.  Шуңа күрә   күпмедер  вакыт  штрафларның  булмый  торуы куркыныч тудырмый.     Предприятиеләргә бу вакытны әзерләнү өчен кулланырга кирәк, шул ук чорда хаталарны төзәтергә, Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге идарәсе  белән киңәшләшергә мөмкин, кирәк булса, үзегезнең документларыгызны  таләпләргә туры китерергә кирәк”, – дип ассызыклады Ленар Гарипов.  


Киңәшмә ахырында фермерлар актуаль тема буенча үзләрен кызыксындырган сораулар   бирделәр.

 
 
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International