«АПКны цифрлы трансформацияләү» квалификация күтәрү программасы дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган агробизнесны автоматлаштыру проектының беренче этабы. Курс цифрлы технологияләр ярдәмендә агросәнәгать комплексы хуҗалыгына идарә итү өчен белемнәр алуга һәм күнекмәләр булдыруга юнәлдерелгән.
Уку хуҗалыклар һәм агропредприятиеләр җитәкчеләренә исәпләнгән, аларның бурычы - үз җитештерүләрендә цифрлы чишелерләр кертүдә лидерлар булу. Укуда читтән торып катнашырга да, көндез килеп укырга да була. Җиде көнлек интенсив уку 50 сәгать практиканы күздә тота.
Комплекслы автоматлаштыру программасы:
- квалификация күтәрү курсы;
- хуҗалыкка аның автоматлаштыру дәрәҗәсен билгели торган анализ;
- автоматлаштыру системаларын кертү һәм консалтинг белән тәэмин итү.
2022 елда мондый укуларны республиканың 138 хуҗалыгыннан 276 җитәкче һәм 88 профильле белгеч узды.