Татарстанга Ульяновск өлкәсеннән рәсми делегация килде

2023 елның 17 марты, җомга

Татарстан белән Ульяновск өлкәсен күптәнге  игелекле  партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.


Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисадый элемтәләре киң. Төбәкләрнең уртак чикләре  бар һәм территориаль үсештә һәм экологиядә, икътисадта, иҗтимагый тормышта  уртак мәнфәгатьләре бар.


Төбәкара товар әйләнеше 7 млрд сумнан артып китә. Татарстан Ульяновск өлкәсенә бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясе, азотлы ашламалар, катнаш азык,  пыяла, прокат, медицина җайланмалары һәм башка күп төрле товарлар бирә. Ульяновск өлкәсеннән республикага йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, цемент, түбә материаллары, АПК продукциясе кертелә. “Транспорт мөмкинлеген исәпкә алганда, безнең сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


 Татарстан  Республикасы  Рәисе, Татарстан һәм Ульяновск предприятиеләре машина төзелешендә, авиатөзелештә, җитештерүгә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә энергияне сак тоту технологияләрен кертү өлкәсендә партнерлыкны үстерергә әзер, дип ассызыклады. 


Кремльдә очрашуга кадәр Ульяновск өлкәсе  Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Ульяновск өлкәсе  агросәнәгать комплексы һәм авыл территорияләрен үстерү министры Михаил Семенкин җитәкчелегендәге  делегациясе берничә предприятиедә булды. Маршрутның беренче ноктасы - «Казансельмаш» ҖЧҖ булды – ул заманча югары җитештерүчән үзйөрешле һәм тагылмалы сиптергечләр, үсемлекләрне химик яклау өчен эремәләр әзерләү машиналары җитештерә.  Аннары кунаклар «Казан Сугару   техникасы заводы» һәм «Алчак» орлыкчылык хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар.


Сәфәрне дәвам итеп, Ульяновск делегациясе Казан аграр университетында булды, анда ректор Айрат Вәлиев белән очраштылар һәм Ульяновск өлкәсе территориясендә биотехнопарклар булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.


Аннары очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәвам итте, анда Яклар хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International