ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышында язгы кыр эшләренең барышы, шулай ук мелиоратив комплексны үстерү һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аны авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.
 

Гражданнарның һәм КФХларның җир ресурсларыннан гадиләштерелгән рәвештә файдалана  алуын тәэмин итү  максатында, 2022 елның 14 июлендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 316-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның  нигезендә  2023 елның 1 гыйнварыннан  гражданнар  һәм КФХлар авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге  җирләрдән  дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен  крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен сәүдәләр оештырмыйча гына биш елга кадәр срокка арендага ала алалар.   


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә атчылык тармагында агросәнәгать комплексы белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча укыту программасы эшли башлады. Очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

18 марттан Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр шәһәрнең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә  уза.

 


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл халкына төзекләндерү эшләре  өчен  куллану кредитын бирү дәвам итә. Мәсәлән, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы әлеге программа буенча 2023 елда 35 млн сум кредит биргән инде, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк. 
 


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 21 мартында «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Кукмара муниципаль районының “М.П.Прокопьев ис. тулы  булмаган  урта  мәктәбе”   муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков   «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкны тикшерәбез» темасына  цифр дәресе үткәрде.
 


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Агротехнологияләр өлкәсендә узган биш елдагы төп темалар авыл хуҗалыгы процессларын цифрлаштыруга һәм автоматлаштыруга, ясалма интеллект технологияләрен куллануга, машинада укытуга һәм зур белешмәләрне  эшкәртүгә бәйле. Барлык юнәлешләр арасында табигать ресурсларын  тулыландыруга юнәлдерелгән регенератив авыл хуҗалыгы аеруча популяр. Мәсәлән, биотехнологияләр өлкәсендә үсемлекләр үстерүдә кулланыла  торган гидропон ысулына зур кызыксыну булу  күзәтелә.
 

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2022 елдагы эшенә йомгаклар ясады. Предприятиенең Зеленодольск, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге өч җитештерү мәйданчыгында ел әйләнәсендә  сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 262,6 мең тонна тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткечләреннән 11,5%ка югарырак. Көн саен эшкәртү күләме 719,5 тоннага җиткән. 
 


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

18 мартта Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, шулай ук Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама һәм республиканың башка районнарында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли   башлады. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International