ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Һәр шимбә көнне гадәттәгечә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Яшел Үзән  районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. 

 


7
апрель, 2023 ел
җомга

Иртәгә 8 апрельдә, шимбә көнне, Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Зеленодольск районының 2шәр мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында янәдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр арзанрак бәяләрдән  барлык төр фермер продукциясен сатып ала алачак, болар: ит, сөт, яшелчә, казылык  әйберләре, бал, сөт продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре. 


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа муниципаль районнарында булды.
 


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бу атнада республиканың муниципаль районнарында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар башланды.


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә узды.  Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. 

“Агрокөч” холдингы «ПРОДО Птицефабрика Пермская» АҖенең  100% акцияләрен  сатып алган, ул Пермь краеның бройлер ите һәм аннан  эшләнмәләр җитештерү базарының 34%ын алып тора. Сату-алу  хакы  фаш ителми.  
 


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков   хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   савым сыерларын, ана  кәҗәләрне һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар  кабул  итү турында  хәбәр итә, акчалар хуҗалыктагы 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыерга - 3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыерга  4 мең сум исәбеннән  карала,  500 сумлык  ветеринария чаралары  уздыру шартнамәсенә кул куйганда,   һәр сыерга  өстәмә 300 сум субсидия бирелә.  
 


31
март, 2023 ел
җомга

23 мартта Мәскәүдә «Цифрлы космос» программасы өчен төбәк проектларын сайлап алу узды. Чараны «Роскосмос» дәүләт корпорациясе  оештырды.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны субсидияләү программасында  61 СНТ катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International