Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Түбән Новгородтан делегация килде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Новгород өлкәсе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Сергейремов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, «РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Дамир Фатыйхов катнашты.
Очрашуны Ленар Гарипов Татарстан агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре белән таныштырудан башлады. Ул, Татарстан Республикасы - Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы Россиядә алдынгыларның берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча 5 урында тора. Россия төбәкләре арасында республика башлангыч нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, чалу өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча - 9 урында, диде ул.
Узган ел 5 млн.тоннадан артык ашлык, 800 мең тоннадан артык бәрәңге, 240 мең 74 тонна яшелчә җыеп алдылар, 2 млн. тоннадан артык сөт саудылар.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга ярдәм итүне оештыру мәсьәләләре һәм балтырганга каршы көрәш буенча алып барыла торган эшләр турында фикер алыштылар.
Аннары Ленар Гарипов Түбән Новгородтан кунакларны 6 - 9 июльдә булачак Бөтенроссия «Кыр көне»нә чакырды.