Кытай Халык Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев, нәсел эше һәм терлекләр м үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов катнашты.


Очрашуны  Ленар Гарипов  Татарстан агросәнәгать комплексы эшчәнлеге  белән таныштырудан  башлады.  


“Татарстан Республикасы - Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы Россиядә алдынгыларның берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча 5  урында тора. Россия төбәкләре арасында республика башлангыч нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, чалу өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча - 9 урында.


 Шулай ук сату базарын киңәйтү максатларында агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау буенча актив эш алып барыла. «Хәләл» продукция юнәлеше уңышлы үсә, 2019 елдан башлап, аны  экспортлау күләме 28 тапкырга арткан”, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
 
Министрның беренче урынбасары шулай ук,  Татарстанда икенче ел рәттән инде  «АгроВолга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе үткәрелә, «Россия – Ислам дөньясы: «KAZANFORUM» - 2023 XIV халыкара икътисадый форумы узды, анда 85 илдән делегацияләр катнашты, дип билгеләп  үтте.  
Кунаклар Татарстан белән КХР арасында үзара файдалы тәэмин итешүләрне җайга салуда кызыксыну белдерделәр. Аннары Ленар Гарипов Кытай  кунакларын  6-9 июльдә узачак Бөтенроссия «Кыр көне»нә чакырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International