«Август» компаниясе үсемлекләрне яклау өчен препаратлар эшләү буенча Мәскәү янындагы Черноголовкада төзелә торган үзенең фәнни-тикшеренү үзәге (ФТҮ) өчен яшь кадрлар җыюга һәм әзерләүгә старт бирә. Инде хәзердән үк булачак фәнни-тикшеренү үзәге командасы оештырыла башлый, моның өчен үсемлекләр биологиясе өлкәсендә тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынучы һәм Үзәктә эшләү өчен кирәкле күнекмәләр алырга омтылучы амбициоз яшь белгечләрне сайлап алу бара.
Фәнни-тикшеренү үзәгенең яшь хезмәткәрләре Санкт-Петербург дәүләт аграр университетында әзерләнәчәк, анда «Үсемлекләрне интеграцияле яклау» программасы буенча «Август»ның максатчан магистратурасына кабул итү ачылган, бирегә профильле югары уку йортлары бакалаврлары чакырыла. Уку көндезге формада алып барыла һәм ике ел укырга кирәк булачак (сентябрьдән июльгә кадәр, практиканы да кертеп). Укучылар өчен университет тулай торактан урыннар бирә. Программада катнашучылар белән максатчан килешү төзелә, аның нигезендә, магистратураны тәмамлагач, алар «Август»ка эшкә урнаштырылачак.
- «Август» компаниясе уку өчен тулысынча түләячәк һәм программада катнашучыларга ай саен 15 мең сум стипендия бирәчәк, Үсемлекләрне яклауның Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты базасында һәм үз бүлекчәләрендә практика узу мөмкинлеге бирәчәк, – дип сөйли «Август» фирмасы АҖ генераль директоры Михаил Данилов. - Безнең эшкә килгәндә, безнең НИОКР дирекциясе белгечләре аеруча югары нәтиҗә бирә торган актив матдәләрне һәм аларның катнашмаларын даими эзләү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге шартларда без халыкара практикада танылган барлык препарат формаларын диярлек эшләп чыгарырга сәләтле. «Август» галимнәре шулай ук яңа биологик актив ингредиентларны синтезлау юнәлешендә актив эшлиләр һәм ясалма климат лабораториясендә аларның нәтиҗәлелеген өйрәнәләр. Безнең эшчәнлекнең фәнни һәм гамәли кыйммәтен алынган күп патентлар раслый, ә заманча җайланмалар белән җиһазландырылган 25 мең кв.метрдан артык мәйданлы үзебезнең фәнни-тикшеренү үзәге безнең мөмкинлекләрне тагын да арттырачак. Ул илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим звено булачак һәм яшь галимнәргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Татьяна Викторовна Плужник, персонал белән эшләү бүлеге башлыгы, 8(495)787-08-03, өстәмә: 1714, t.pluzhnik@avgust.com
Максатчан программада катнашуга гаризаны компаниянең рәсми сайтында калдырырга мөмкин:
https://avgust.com/company/magistrates