Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак  булган кәҗә бәтиләре тотуга  чыгымнар  өлешен каплау  өчен субсидия түләүгә  2023 елның 23 июненнән 7 июленә кадәр гаризалар  кабул  итү турында  игълан  итә.  Субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: хуҗалыктагы 1 сыерга  – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум,  4 һәм аннан  күбрәк  сыерга  – 4 мең сум,   500 сумга ветеринария чаралары уздыруга шартнамә төзегәндә,  һәр сыерга  өстәмә   300 сум субсидия бирелә.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International