Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) экспертлары АПК экспорты өчен 5-топ гарәп илләрен билгеләделәр

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Гарәп илләре составына 22 дәүләт керә.  Төп экспорт базары - Мисыр, аңа Россия агропродукциясе экспортының 2,2 млрд доллары туры  килә,  ягъни  яки төбәккә җиберелә торган продукциянең 37%ы. Мисыр - Согуд Гарәбстаны, Алжир, Ливия һәм Судан   белән бергә -  Россиядән азык-төлек сатып алу буенча беренче бишлекне тәшкил итә - 4,8 млрд долларлык продукция экспортланган, гарәп илләре арасында аларның  гомуми өлеше - 81%. 


Соңгы еллардагы геосәяси үзгәрешләр һәм тышкы икътисадый курсның алышынуы  Россия халыкара сәүдә курсының көнбатыштан көнчыгышка һәм гарәп илләренә күчүенә сәбәп булды. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров әйтүенчә, 2022 елда Россия  Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы товар әйләнеше генә дә 68%ка арткан һәм 9 млрд доллар булган.  


Шулай итеп, төбәктә сату базарларын киңәйтүнең актуальлеге арта.


2023 ел башыннан экспорт белән тәэмин итүләрне  анализлау нигезендә Тармак экспертизасы үзәге гарәп илләренә экспортлауның, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, яңа перспективалы юнәлешләрен билгеләде. 


Бу илләргә экспортлау  күләме бер елда 1,8 тапкыр диярлек артып, 3,4 миллиард долларга җиткән. 


“Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Судан, Алжир, Йемен һәм Оманда Россиядән азык-төлек сатып алуның үсеш темпларын билгеләнгәннән дә артык булуын күрсәтә. Безнең илнең экспортерларының гарәп дөньясында бай эш тәҗрибәсе бар, шуңа күрә яңа базарларга продукция чыгаруда  зур проблема булырга тиеш түгел. Әлеге илләрнең азык-төлеккә ихтыяҗлары инде күптән шул юнәлештә элемтәләр җайга  салынган илләрнең ихтыяҗлары белән туры  килүе плюс  булып  тора”, - дип фикер йөртә Россельхозбанкның тармак экспертизасы үзәге җитәкчесе Андрей Дальнов. 


Тикшеренүләрдән күренгәнчә, гарәп илләрендә иң популяр продуктлар  төркемнәре булып бөртеклеләр санала (АПК продукциясен гомуми экспортлау  күләменнән 72%), терлек һәм үсемлек майлары (19%), ит һәм   ит субпродуктлары (4%), он  продукциясе (1%), яшелчәләр һәм кайбер ашарга яраклы тамыразыклар (1%) тәшкил итә.


Билгеләнгән категорияләрдә төп продукция - бодай һәм меслин (3,9 млрд долларлык һәм АПК экспортының  гомуми күләменнән 66%). Башка популяр продуктлар арасында - көнбагыш мае (0,6 млрд долларлык һәм 10%) һәм соя мае (0,5 млрд долларлык һәм 8%), шулай ук арпа (0,3 млрд долларлык һәм 6%) һәм тавык түшкәләре  өлешләре    (0,1 млрд долларлык һәм 3%).  


Россиягә агросәнәгать комплексы продукциясен кертү күләме буенча да   Мисыр лидерлык итә - акчалата эквиваленттагы гомуми күләме 0,69 млрд доллар тәшкил итә, яки гарәп илләреннән АПК продукциясен экспортлауның  гомуми күләменнән 71%. Лидерлар арасында - шулай ук Марокко (0,19 млрд  доллар һәм 20%), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (0,03 млрд доллар һәм 3%), Согуд Гарәбстаны (0,02 млрд доллар һәм 2%) һәм Тунис (0,01 млрд доллар һәм 1%) бар.


Гарәп илләреннән кайтарыла  торган иң популяр продукция категорияләренә    җиләк-җимеш һәм чикләвекләр керә (гомуми күләмнән 58%), яшелчә һәм кайбер ашарга яраклы тамыразыклар (29%), балык һәм диңгез продуктлары (4%), кофе һәм чәй (3%),  яшелчә,  җиләк-җимеш эшләнмәләре   продуктлары (1%) тәшкил итә.


Бу категорияләр арасында беренчелекне яшь бәрәңге алып тора, бу әлеге  илләрнең климат үзенчәлекләренә  бәйле - аның өлешенә гарәп илләреннән кертелә  торган АПК продукциясенең 20%ы туры килә. Шулай ук рейтингта: апельсин (17%), клементин (9%), виноградның йөзем  сортлары   (5%) һәм мандарин (5%). 


“Россия һәм гарәп илләре арасындагы икътисадый элемтәләрдәге  ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре инде  күптән урнашкан.  Мәсәлән, Мисыр күп еллар  инде  Россия  базарына  бәрәңге кертү буенча лидерлык итә, ә Марокко  - цитруслар буенча.  Россия, үз чиратында, бу илләргә ашлык җибәрү буенча күптән инде танылган лидер булып тора. Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләменең арта бару тенденциясе уңай үсешне күрсәтә, һәм без ышанабыз, киләчәктә бу юнәлеш гадәттәге товарлар  категорияләрендә генә түгел, ә җирле товарлар, мәсәлән, төньяк җиләкләре,  сырганак (оплепиха) һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә дә  үсәр һәм ныгыр әле”, - дип билгеләп үтте Андрей Дальнов. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International