Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 5 аенда терлекчелек тармагына буенча нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмә терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов рәислегендә үтте.
Чарада видео-конференц элемтә системасы аша муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, инвестиция компанияләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшен анализлауга игътибарны юнәлтте.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 684 мең тонна сөт савып алынган, узган елга карата 120%, 176,3 мең тонна ит җитештерелгән, шулардан: 40,4 мең тонна - сыер ите, үсеш - 2%, 40,9 мең тонна - дуңгыз ите, 93,9 мең тонна – кош-корт ите.
Эре мөгезле терлекләр саны - 634 мең 987 баш, узган елга карата 99%, 5 мең 638 башка кимегән. Нәселле терлекләр ккайтару нәтиҗәсендә савым сыерларының саны 2 мең башка арткан (узган елга карата 101%). Әмма ел башына аларның санының кимүе күзәтелә. Агымдагы елның 5 аенда сыерлар саны 5 мең баштан артык кимегән.
Дуңгызлар саны - 450 мең 830 баш, узган елга карата 96%. Сарыклар һәм кәҗәләр саны узган ел дәрәҗәсендә - 59 мең 723 баш. Кош-кортлар саны - 15 млн 634 мең баш, узган елга карата 99%, 125 мең башка кимегән. Атлар саны - 19 мең 226 баш, үсеш - 1%.
Ит җитештерү буенча иң зур үсеш Тукай районында (+2,2 мең тонна), аннан кала Актанышта (+1,6 мең тонна), Бөгелмәдә (+514 тонна), Кукмарада (+453 тонна). 17 муниципаль районда тискәре динамика күзәтелә. Иң күп киметкән районнар: Зеленодольск, Әлки, Чүпрәле, Югары Ослан районнары.
6 муниципаль районда мөгезле эре терлекләр саны кимемәгән килеш, сыерлар санының кимүе күзәтелә. Әлки һәм Яңа Чишмә районнарында сыер саны меңнән артыкка кимегән. Алексеевск районында 900 башка якын кимегән. «Красном Восток»та сыерлар 7 мең башка кимегән, «Ак Барс»та 12 процентка - 4360 башка кимегән. «Агросила»да - 1300 башка, «Август – Агро»да 1400 башка кимегән.
Сөт җитештерү буенча ел башыннан 8 муниципаль районда тискәре динамика күзәтелә, иң күпкә киметкән район - Зәй муниципаль районы - 2 мең тоннага кимегән, Кама Тамагы һәм Сарман районнарында якынча 1,5 мең тоннага, Теләче һәм Яңа Чишмә районнарында 1 мең тоннадан артыкка кимегән. 5 ай дәвамында сыерларның сөт бирү күләме буенча лидерлар өчлегендә: Әтнә, Саба һәм Минзәлә районнары. Май аенда Әтнә, Мөслим һәм Мамадыш районнары савым буенча иң алдынгылар булды.
Бүгенге көндә 148 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган – бу барлык мәйданнарның 40%ы. Шул исәптән печәнгә – 40 мең га, сенажга – 104 мең га. Бүгенге көндә 33 мең тонна печән, 433 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Күпьеллык үләннәр чаптыру буенча Әтнә, Чистай, Тәтеш, Апас, Кукмара, Зәй һәм Зеленодольск муниципаль районнары лидерлар рәтендә. Сенаж әзерләү буенча Тәтеш, Зәй һәм Әтнә муниципаль районнары лидер. Лениногорск районы әле сенаж әзерләүгә керешмәгән дә.
Шартлыча 1 сыерга азык әзерләү буенча 6 лидер бар: Тәтеш, Зәй, Әтнә, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Буа районнары. Алада 6 центнердан артык әзерләнгән. Аутсайдерлар арасында: Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Азнакай районнары. Аларда азык 0,5 центнердан да кимрәк әзерләнгән. 1 центнердан да кимрәк Ютазы, Актаныш, Балык Бистәсе, Баулы һәм Югары Ослан районнарында әзерләнгән.
“Яхшы сыйфатлы коры һәм сусыл азыкны кирәкле күләмдә әзерләү – тармакның киләчәктә табышлылык нигезе ул”, - дип билгеләп үтте Сирень Нигъмәтҗанов.
Шулай ук нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов чыгыш ясады. Агымдагы елның 5 аенда бозаулар һәм дуңгызлар туу күрсәткечләре узган елгы дәрәҗәдән кимрәк. Бәрәннәр һәм тайлар туу буенча уңай динамика күзәтелә. Сыерларны һәм таналарны аталандыру буенча җәмәгать секторында да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да уңай күренеш.
Гомумән алганда, 22 районда бозаулар туу буенча узган елга карата артым күзәтелә. Болар: Әлки, Әтнә, Азнакай, Минзәлә, Кукмара, Зеленодольск һәм башка районнары һәм башкалар.
Киңәшмә ахырында катнашучыларны машина белән сыер саву операторларының 50 нче юбилей республика конкурсына чакырдылар, ул 21 һәм 22 июньдә Тукай районының “Сәйдәшев ис.” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы базасында узачак.
Шулай ук 27 июньдә Биектау районының «Элита» баш нәсел предприятиесе” АҖ базасында Сөт һәм ит юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 6 нчы республика конкурсы узачак.