Агрокөч холдингның терлекчелек юнәлешен азык белән тулысынча тәэмин итәчәк

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Агрокөч азык культураларын җыюны 28 майда сенаж салудан башлады. Күпьеллык үләннәрне - сенаж өчен барлыгы 12612 га мәйданда,  печәнгә  - 1615 га мәйданда, силоска 5727 га мәйданда җыю планлаштырыла. 85 736 тонна силос, 75 160 тонна сенаж һәм 1892 тонна печән әзерләнәчәк.


Кышкы чор өчен  азык әзерләүгә һава шартлары зур йогынты ясады: язгы вегетация башланганда температураның артык түбән булуы аркасында күпьеллык үләннәр үсүдән тукталды, бу сенаж әзерләүгә нык тәэсир итә. Шулай да, узган елдан  калган запасны исәпкә алып, терлекләр азык белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Бүгенге көнгә 50 081 тонна сенаж, 27 259 тонна силос һәм 2500 тонна печән бар.


 Исегезгә төшерәбез, Агрокөч шулай  ук терлекчелек юнәлеше ихтыяҗлары өчен холдинг белгечләре тарафыннан эшләнгән рецептуралар буенча катнаш азык та әзерли. Бу тулы рационлы катнаш азык, аның составы аксым, витамин һәм минераль компонентлар буенча баетыла. Катнаш азык заводлары иң заманча технологик җайланмалар белән җиһазландырылган, бу югары сыйфатлы әзер продукция җитештерү мөмкинлеген бирә, ул Россия норматив таләпләренә генә түгел, ә халыкара стандартларга да туры килә.


 2023 елда Чаллы элеваторы структурасына керүче катнаш азык заводларында барлыгы 308 901 тонна катнаш азык әзерләү планлаштырыла, ә Актаныш икмәк  кабул  итү пунктында  – 4000 тоннадан артык. Бу холдинг ихтыяҗлары өчен дә, аерым алганда, Пермь краенда яңа кош фабрикасы өчен, шулай  ук чит кулланучылар өчен дә җитәрлек була.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International