Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Республикада бүгенге көнгә 125 мең 490 га мәйданда күпьеллык үлән чаптырылган, 384 мең 285 тонна сенаж һәм 25 мең 691 тонна печән әзерләнгән.


Терлек азыгы әзерләү буенча Әтнә районы алда бара, анда күпьеллык үләннәрнең 87%ы  җыелган. Чистай районында мәйданның 68%ында  җыелган. Шулай ук Апас һәм Зәй районнарында да үлән чаптыру яхшы темплар белән бара.  


Шул ук вакытта кайбер муниципаль районнарда күпьеллык   үләннәр мәйданының  15%ы да җыелмаган әле. Болар - Югары Ослан, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Лениногорск районнары. Исегезгә төшерәбез, күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чаптырып алуны  15 июньгә кадәр тәмамларга кирәк.


Республикада бөртекле культураларны җыюга июльнең беренче декадасында керешү планлаштырыла, бүгенге көндә ашлык җыю комплексын әзерләү бара. Әмма гамәлдәге 3380 ашлык җыю комбайнының 50%ы инде ун елдан артык кулланыла, бу аларның еш ватылу ихтималын арттыра. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International