«Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе Россия агросәнәгатенең алдынгы казанышларын күрсәтәчәк

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

 2023 елның 6 - 9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында үзебезнең ил агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур  күргәзмәсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2023»  узачак.  Ел саен Россия Авыл  хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла  орган чара үз  мәйданчыгында федераль һәм төбәк хакимият органнары, аграр бизнес һәм фән, тармак берлекләре һәм финанс культуралары вәкилләрен  җыячак. 
Гадәттәгечә,  күргәзмәдә иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә алдынгы эшләнмәләр күрсәтеләчәк. Тармак казанышларын тәҗрибә кырларында, демонстрацион делянкаларда һәм техника өчен билгеләнгән  участок-полигоннарда бәяләргә мөмкин булачак. Быел «Бөтенроссия кыр көне – 2023» 40 гектардан  артык  мәйданда уза, аның 4,8 мең кв. метрын бөртекле һәм азык культураларының 280 сорт үрнәге биләп  тора. 
Эшлекле программа кысаларында экспертлар һәм базарда катнашучылар илебездә үсемлекчелек үсешенең өстенлекләре турында фикер алышачаклар. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узачак  пленар утырыш төп  вакыйга була.  Утырышның барышы  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында һәм ведомствоның телеграмм-каналында трансляцияләнәчәк. 
  «Бөтенроссия кыр көне – 2023» белән бер үк вакытта үткәрелә торган чараларның берсе – җир сөрү буенча 10нчы юбилей ачык Россия чемпионаты.  Быел “Иң яхшы” исемгә лаек  булу  өчен  Россиянең 40 төбәгеннән һәм безгә дустанә дәүләтләрдән механизаторлар ярышачак. Биредә шулай  ук  статикада һәм динамикада   авыл хуҗалыгы техникасының өр-яңа үрнәкләре белән танышырга мөмкин булачак – трактор-шоу тамашасы һәм тракторларда экстремаль ярышлар уздыру планлаштырылган. 
 Киң эшлекле  программадан  тыш,  тармак профессионаллары  өчен   нәселле эре мөгезле сөт терлекләре  конкурсы оештырыла. Илебезнең  алдынгы белгечләре терлекләр үрчетү, карау  һәм ашату    өлкәсендә   үз белемнәрен, осталыкларын   күрсәтәчәкләр.
Күргәзмә кунаклары өчен шулай  ук артистлар чыгышы, төрле конкурслар һәм мастер-класслар белән бай күңел ачу программасы каралган. Моннан тыш, мәйданчыкта язгы кыр эшләре  тәмамлануга  багышланган  татар халык бәйрәме - Сабантуй узачак. Ул татар халкы традицияләре арасында аерым урын алып тора һәм  тынычлыкны, татулыкны, уртак максатларга ирешүдә кешеләрнең бердәмлеген чагылдыра.      
«Бөтенроссия кыр көне – 2023» һәм «Җир сөрү буенча 10нчы ачык Россия  чемпионаты» чараларының генераль иганәчесе – «ФосАгро», ул Россиянең фосфорлы минераль ашламалар җитештерүче иң эре  компаниясе. Илнең төп аграр банкы – Россельхозбанк – ике вакыйганың да стратегик иганәчесе  буларак эш итә.  Чараларга  шулай ук «Берләштерелгән ашлык компаниясе», «ФосАгро-Регион», «Росагролизинг», «Пегас Агро», «Брянсксельмаш», «Минск трактор заводы», «Аммоний», «Зумлион», «РСХБ-Страхование» ярдәм  итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International