Кадерле татарстанлылар !
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе - изге Корбан Гаете бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Бу якты, күркәм бәйрәм дин кардәшләребез, шулай ук республикада яшәүче барлык халыклар арасында дуслыкны, татулыкны ныгытуга, үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга һәм аңлашып яшәүгә, риясыз игелекле гамәлләр кылуга ярдәм итә. Барлык мөселманнар өчен изге булган бу Бәйрәм һәр гаиләгә, һәр йортка тынычлык һәм иминлек китерсен, муллык һәм хәерле, бәрәкәтле ризыклар иңдерсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, шатлык-куанычлар һәм бар игелекле эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!
ТР Премьер министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров