Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы «Аграр фән кыры көне – 2023» чарасын үткәрде

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы һәм РФА КазФҮ федераль тикшеренү үзәгенең  Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында «Аграр фән кыры көне – 2023» узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашты.
Чарада «Казан дәүләт аграр университеты Агробиотехнопаркы» базасында фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре, биологияләштерү алымнарын эшләү, углерод эзен киметү һәм үсемлекчелекне агрометеоролик тәэмин итү, авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортларының продуктивлыгын  һәм сыйфат характеристикаларын бәяләү, абиотик стресслар шартларында төрле биопрепаратлар куллануның нәтиҗәлелеге буенча җитештерү тәҗрибәсе,  авыл хуҗалыгы культураларын сугаруны фәнни һәм технологик тәэмин итү  турында фикер алыштылар, 
Казан дәүләт аграр университетының “Агробиотехнопаркы” – ул алдынгы һөнәри белем бирү учреждениеләренең, фәнни-тикшеренү оешмаларның, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең һәм агробизнесның фәнни-белем бирү потенциалын һәм ресурсларын берләштерү базасында Татарстан агросәнәгать комплексының инновацион үсешенең интеллектуаль һәм технологик платформасы. Аграр университетның тәҗрибә мәйданчыгы Лаеш районында  Нармонка авылы янында урнашкан.
Дмитрий Яшин республика өчен төп һәм традицион булмаган культураларны үстерү буенча төрле технологияләр кулланылган делянка  чәчүлекләрендәге кыр тәҗрибәләрен карады. 
Әлеге чара дүртенче тапкыр үткәрелә, быел аның җир мәйданы 212 гектар иде. Узган ел  “Аграр фән кыры көне – 2022”  100 гектар җирдә узган  иде. 
Чараның максаты - авыл хуҗалыгында конкурентлыкка сәләтле технологияләрне эшләү, сынау һәм ишәйтү буенча,  халыкның керемен һәм тормыш сыйфатын арттыру өчен авыл территорияләрен, үзебезнең агробизнесны тотрыклы үстерү буенча  уңай инновацион мохит булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International