Тукай районында “Сәйдәшев ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе”ндә машина белән сыер саву операторларының 50 нче юбилей республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
“Быел конкурста 100дән артык кеше катнашты, - дип билгеләп үтте чараның баш судьясы Сирень Нигъмәтҗанов. Болар – хатын-кыз савымчылар һәм ир-ат савымчылар, терлекчелек буенча консультантлар, чара кунаклары”.
Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы алымнарын тарату максатында үткәрелә.
Конкурс кысаларында сөт барлыкка килү һәм сөт бирү теориясе һәм физиологиясе, терлекләрне ашату нигезләре, терлекләрне һәм терлек абзарларын карап тоту гигиенасы, саву җайланмаларының төзелеше һәм аларны куллану, югары санитар сыйфатлы сөт алу һәм иминлек техникасы буенча һөнәри белемнәр тикшерелде.
Конкурска йомгак буларак, 2023 елда машина белән сыер савуда җиңүчеләрне һәм призерларны - иң яхшы операторларны бүләкләү тантанасы булды.
Машина белән сыер саву буенча 2023 елда Татарстан Республикасының абсолют чемпионы булып Азнакай муниципаль районының «Азнакай» АФ ҖЧҖ вәкиле Резидә Газыева танылды.