Татарстанда иң яхшы зоотехник-селекционларны ачыкладылар

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе (ДНП)”  АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 6 нчы республика конкурсы узды.  Тантаналы ачылышта Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелүс Баязитов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
 “2022 елда тарихта беренче тапкыр 2 млн.тонна сөт җитештерелде, бер сыердан  уртача еллык савым 7125 кг тәшкил итте. Мондый  югары  нәтиҗәләргә 18 мең башка исәпләнгән 24 югары технологияле сөтчелек  комплексын төзү  нәтиҗәсендә   ирешелде, болар –   заманча саву заллары, робот-савучылар, азык үзәкләре, куәтле азык әзерләү техникасы. Мондый   барлык технология терлекләрнең барлык генетик потенциалыннан  файдаланырга  мөмкинлек бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, бу сөтчелек  комплексларына терлекләр тулысынча диярлек  чит илдән кайтарылды. Республикага  ел саен 10 мең баштан артык югары продуктивлы нәселле таналар кайтарыла”, – дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Конкурста иң яхшы белгечләр – район ярышларында җиңүчеләр катнашты, алар  барлыгы 64 кеше булды. Конкурс  берничә этапта узды.   Комиссия катнашучыларның лаборатория шартларында эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, шулай ук катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын белүләрен  күрсәттеләр. 
Сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның  6 нчы республика конкурсының абсолют чемпионы булып Әтнә муниципаль районы  «Уңыш» ҖЧҖеннән Раилә Шакирова танылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International