«Агрокөч Пермь кошчылык фабрикасы» АҖенең 2023 елга инвестиция программасы расланган. Программа нигезендә инвестицияләр суммасы 354,1 млн сум булачак, НДСтан башка, акчалар искергән техниканы һәм җайланмаларны алыштыруга; җитештерү күрсәткечләрен һәм җитештерү күләмнәрен яхшырту максатында кошчылык комплексларын модернизацияләүгә; азыкның үзкыйммәтен киметүгә; биоиминлек һәм санитария буенча чараларны көчәйтүгә җибәреләчәк.
Аерым алганда, капиталь төзелеш объектларына - 301 млн сум, НДСсыз, техника сатып алуга - 26,3 млн сум, җайланмалар сатып алуга 26,8 млн сум акча кертеләчәк. Чараларны гамәлгә ашыру өчен холдингның үз акчаларын да, банклардан заем акчаларын да җәлеп итү планлаштырыла.
Инвестиция программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Пермь кошчылык фабрикасы 2023 ел йомгаклары буенча тере үлчәмдә 41,8 мең тонна ит җитештерү, бройлерларның сакланышын 93,7% тәэмин итү, чалу өчен уртача тәүлеклек артымны 61,2 граммга җиткерү планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Пермь кошчылык фабрикасы агымдагы елда АГРОКӨЧ составына керде. Әлеге кошчылык фабрикасы Пермь краенда бройлер ите һәм аннан продукция җитештерүче иң эре компания. Предприятиенең проект куәте елга 48 мең тонна продукция әзерләп чыгарырлык. Кошчылык фабрикасы ассортиментында 168 төрле продукция бар, алар арасында: тавык түшкәләре, төрле өлешләре вакланган продуктлар, суытылган һәм туңдырылган ярымфабрикатлар, кош итеннән казылык әйберләре. Моннан тыш, биредә катгый рәвештә шәригать кануннарына туры китереп әзерләнгән «Хәләл» категорияле продукция чыгарыла.
Кошчылык фабрикасы продукциясе 5 меңнән артык сәүдә ноктасында, шул исәптән барлык федераль һәм җирле ваклап сату челтәрләрендә сатыла, ә продуктларның югары сыйфатлы булуы «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының, тармак федераль һәм төбәк күргәзмәләренең югары бүләкләре белән расланган.