Татарстанда агромаркетплейс эшли башлады

2023 елның 30 июне, җомга

Поле.рф - аграрийлар өчен федераль маркетплейс. Хәзер барлык төбәкләрдән фермерлар  җитештерү өчен товарлар сатып ала һәм үзләрененң продукциясен махсуслаштырылган  онлайн-мәйданчыкта сата алалар.  
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен платформаны куллануны җиңеләйтә торган берничә функция бар. Беренчедән, ул катнашучыларга үз продукциясен сатарга да, башка тәэмин итүчеләрнең товарларын сатып алырга да мөмкинлек бирә. Аграрийлар продукция сатуның һәм авыл хуҗалыгы товарларын сатып алуның яңа каналларын алалар, ә трейдерлар һәм эшкәртүчеләр яңа уңыш продукциясен сатып алу каналларын алалар. Мәйданчыкта ашламалар, орлыклар, техника, запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары, җайланмалар һәм башка нәрсәләр  тәкъдим ителә. 
Икенчедән, мәйданчык финанс һәм лизинг хезмәтләре күрсәтә, Сбербанк, «Альфабанк», ВТБ кебек банклар белән үзара хезмәттәшлекне җиңеләйтә. Платформада авыл хуҗалыгы товарлары сатып алу өчен акча алырга, лизингка транспорт һәм техника алырга һәм кредит алуга  бәйле башка финанс мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин. 
Базардан чит ил компанияләре киткәч, техника һәм запас частьләр эзләү мәсьәләсе кискенләште.  Поле.рф, җайланмаларның киң ассортиментын тәкъдим итеп, бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итә. Сервис төрле юнәлештәге тәэмин итүчеләрне бер урында берләштерә,  шуның  белән кирәкле товарларны эзләү  шактый җиңеләя.  Шул ук вакытта кулланучыга башка төбәкләрдә яңа базарлар ачыла, моңа  кадәр аларны табу кыенрак  иде.  
 Маркетплейс алыш-бирешләрнең “ачыклыгын”  тәэмин итә, арадашчылар ярдәменнән башка гына җитештерүченең үзеннән  турыдан-туры  сатып алырга мөмкинлек бирә. Мәйданчык имин һәм ышанычлы хезмәттәшлекне гарантияли: барлык контрагентлар җентекләп тикшерелә. Акчалар тәэмин итүче счетына бары тик товарның җибәрелү факты буенча гына күчерелә. Моннан тыш, платформада тәкъдим ителгән товарларның тиешле барлык  лицензияләре һәм документлары бар.
Мәйданда товарларның  бәяләрен һәм тәкъдим  итүчеләрнең урыннарын чагыштырырга, шулай ук уникаль чишелешләр табарга мөмкин. Бу мөмкинлекләр фермерларга сатып алу һәм логистика чыгымнарын киметергә  мөмкинлек бирәчәк. Күпләр шулай ук үз уңышларын да сатуга куялар. Маркетплейс сатып алучыны табарга һәм ике як өчен дә уңайлы шартларда отышлы алыш-бирешләр ясарга  мөмкинлек бирә. 
Платформада 9000нән артык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе теркәлгән инде. Нәкъ менә яңа инструментларга  үтемлелек аграрийларга тармактагы теләсә нинди үзгәрешләргә әзер булырга һәм аларга тиз яраклашырга мөмкинлек бирәчәк. 
 Мәйданчыкка  керү өчен җитештерүчегә кертемнәр  кертергә кирәкми, әмма тикшерү өчен тапшырылырга тиешле документлар исемлеге бар. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен маркетплейста эшләргә, РИВЦ экспертлары белән берлектә,  Поле.рф белгечләре өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International