Марат Җәббаров: «Бу киң күләмле, зур һәм онытылмаслык булачак»

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

2023 елның 6 - 9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында үзебезнең агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур  күргәзмәсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2023»  узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Казан Экспо» мәйданчыгында федераль һәм төбәк хакимият органнары, аграр бизнес һәм фән, тармак берлекләре һәм финанс культуралары вәкилләре җыелачак.
 Гадәттәгечә,  күргәзмәдә заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм айланмалары, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә алдынгы эшләнмәләр  күрсәтеләчәк. Тармак казанышларын тәҗрибә кырларында, демонстрацион делянкаларда һәм техника өчен билгеләнгән  участок-полигоннарда бәяләргә мөмкин булачак. Кыр көне чаралары  белән бергә  җир сөрү буенча Россиянең 10 нчы юбилей чемпионаты һәм беренче     мәртәбә Бөтенроссия сыерлар  күрсәтү конкурсы узачак.
Күргәзмә кунаклары өчен танылган артистлар чыгышлары, төрле конкурслар һәм мастер-класслар белән бай күңел ачу программасы да каралган. 8 һәм 9 июльдә йолдызлар: Юлианна Караулова, Сергей Лазарев, Mary Gu* һәм Хәбиб чыгышлары  булачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International