Комбинат әлеге басманы Казанның, Зеленодольск, Чистай һәм Буа районнарының барлык балалар бакчаларына һәм балалар китапханәләренә тапшырды.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обними меня! Сказка о том, как Обнимашка хотел спасти мир» дигән китапны Казанның, шулай ук предприятиенең җитештерү мәйданчыклары урнашкан Зеленодольск, Чистай, Буа районнарының барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә бүләк итте. Икенче басманы Казанның 326 балалар бакчасына, Зеленодольскиның 58 мәктәпкәчә учреждениесенә, Чистайның - 46 һәм Буаның 34 мәктәпкәчә учреждениеселәренә әлеге муниципалитетларның мәгариф идарәләре ярдәмендә җибәрделәр.
Фил баласы Обнимашка турындагы әкиятне Казан, Зеленодольск, Чистай һәм Буа балалар китапханәләре алды. Өстәмә рәвештә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты басмаларны Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фондына һәм аның балалар әдәбияты белән уку залына тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, предприятие мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Обними меня! Сказка о том, как Обнимашка хотел спасти мир» китабын «Альпина Паблишер» федераль нәшриятының балалар редакциясе белән берлектә бу елның май аенда бастырып чыгарды. Аның авторы язучы Анастасия Маркелова, иллюстрацияләрне рәссам Елена Смешлива ясаган. Бу китап 2021 елда «Альпина Паблишер» белән коллаборациядә чыгарылган китаптагы вакыйгаларның дәвамы. Бу китапларның төп геройлары - «Обнимама» бренды персонажлары: әни фил Обнимама һәм фил баласы Обнимашка.
“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан «Обними меня!» китабының ике басмасы да безнең Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондына керүенә без бик шат. Хәзер һәр яшь татарстанлы бу китаплардагы вакыйгалар белән безнең уку залында таныша ала яки китапны өйгә алып кайтып укый ала. Әкиятнең балалар һәм ата-аналар арасында уңыш казаначагына ышанабыз һәм аның тагын дәвамы булыр, дип өметләнәбез», - дип, үз фикерләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларын булдыру буенча директор урынбасары Галина Пичугина.