Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Анда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Марсель Мәхмүтов, Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин һәм видеоконференц-элемтә буенча муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең сакланышы турында Ленар Гарипов мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда иң күп сыерлар саны Балтач, Арча, Чүпрәле, Кукмара һәм Актаныш районнарында исәпләнә. Аларда 5 - 7 мең баш мөгезле эре терлек бар.
Аннары министрның беренче урынбасары «Татарстан» АХП мисалында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда рационга монокорм кертүнең икътисадый нәтиҗәсе турында сөйләде.
“Элек авыл халкы хайваннарны фураж һәм сенаж белән тукландыра иде, бу аларга тәүлеккә 1 сыерга 163 сумга төшә иде. Һәм бер сыердан 17 килограмм сөт савалар иде. Соңрак шул ук сыерларны әзер катнаш азык белән тукландыра башладылар, аның составына сенаж, печән, силос, концентратлар керә һәм ул азык үзәгендә катнаштырыла. Бу азыкның хакы кыйммәтрәк килеп чыга, әмма шул ук вакытта сыерларның продуктивлыгы 9 килограммга артты һәм тәүлеклек савым 26 килограмм тәшкил итә. Шуның белән сөт сатудан алынган табыш тәүлеккә 340 сумнан 520 сумга кадәр артты”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Ул муниципаль районнарны шәхси ярдәмче хуҗалыкларда азык проблемасын хәл итү өчен азык үзәкләре булдыру буенча эш алып барырга өндәде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекләрне идентификацияләүнең барышы турында сөйләде. Агымдагы елның 1 сентябреннән маркировкалау һәм исәпкә алу мәҗбүри булачак, диде ул. Теләче, Чүпрәле, Балтач, Бөгелмә, Мөслим, Әтнә, Әгерҗе районнарында барлык терлекләр дә идентификацияләнгән. Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч, Азнакай, Чирмешән һәм Менделеевск районнарында бу эшнең яртысы да башкарылмаган әле.
“Агымдагы елның 1 августыннан гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле вак терлекләрне, атларны, дуңгызларны идентификацияләүгә керешүне планлаштырабыз. Алга таба “Татарстан Республикасы терлекләрен исәпкә алу һәм теркәү илкүләм системасы “Хөррият” бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасына кушылачак, - дип йомгаклады ул чыгышын.
Министр урынбасары Марсель Мәхмүтов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
“Бу елда әлеге программа кысаларында 8 муниципаль районда яллау шартнамәләре буенча 24 гаилә өчен 75,1 млн. сумлык торак төзү (сатып алу) каралган. Авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын башкару өчен 37 муниципаль районда 169 объект һәм шулар өчен 162 млн. сум акча каралган”, - дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.