Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Конья шәһәренә эш сәфәре кысаларында Төркиянең «Тюмосан» трактор заводында һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары җитештерүче «Имаш» заводында булдылар.
Аларда җитештерү линияләре белән таныштылар, техника үрнәкләрен карадылар һәм компанияләр җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Төркия бизнесы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе зур, дип билгеләп үтте. Республикада Төркиядән 10 завод уңышлы эшләп килә. Республика Рәисе «Имаш» җитәкчелегенә Татарстан территориясендә җитештерү вариантын карарга тәкъдим итте.
“Имаш” он һәм ярма, катнаш азык, төрле фигуралар кисү станокларын эшләп чыгару өчен “под ключ” җитештерү комплекслары һәм җайланмалары җитештерү, проектлау һәм монтажлау белән шөгыльләнә. Бүген компания үз продукциясен дөньяның 100дән артык иленә экспортлый.
Аннары «Тюмосан» трактор заводында булдылар, анда җитештерү линияләре белән таныштылар, чыгарыла торган техника үрнәкләрен карадылар, тракторларның берсен сынап карадылар, шулай ук компания җитәкчелеге белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар.
«Тюмосан» 1976 елда төзелгән. Ул - Төркиянең тракторлар, дизель двигательләре һәм трансмиссияләр җитештерүчеләренең иң зурларыннан берсе. Завод елга 75 мең двигатель һәм 45 мең трактор җитештерү куәтенә ия. Шулай ук компания моторлы көймәләр һәм яхталар өчен үз двигательләрен, генераторлар һәм йөк төягечләр сата.