«Очень важная корова» бренды продукциясен чыгару күләме 13,5%ка арткан

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты 2023 елның I кварталындагы  эшенә   йомгаклар ясады. 2023 елның I кварталында предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында: Зеленодольскида, Чистай һәм Буада  сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 62,3 мең тонна булган. Һәркөнне  692,6 тоннага кадәр сөт-чимал эшкәртелә. 
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының әзер продукциясен чыгару күләме 47 мең тоннага  җиткән.  Аерым алганда, комбинат «Очень важная корова» бренды белән 9,7 мең тонна продукт чыгарган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 13,5% тәшкил итә. Предприятие шулай ук «Обнимама» бренды белән 2,2 мең тонна продукт җитештергән, бу 2022 елның беренче кварталындагыдан 1,1%ка күбрәк.  Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 3,7 мең тонна продукт җитештергән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 11,8%ка күбрәк.
2023 елның өч аенда предприятие үз брендлары белән 100 төр продукция  һәм Россия ритейлерлары өчен 30 төр продукция чыгарган. Иң күп сатыла торган товар -  майлылыгы 72,5%лы  «Очень важная корова» бренды белән  атланмай булган, ул 2,62 млн данә сатылган һәм майлылыгы 2,5%лы  эчәргә яраклы «Васькино счастье» сөте, ул  4,5 млн берәмлек сатылган һәм балалар өчен «Обнимама» эремчекләре, алар  6,4 млн төргәк сатылган. 
 2023 елның беренче кварталында комбинат үз җитештерү мәйданчыкларын яңартуга 71 млн. сумнан артык инвестиция керткән. Мәсәлән, Буа филиалы территориясендә коры сөт продуктлары цехының җайланмаларын  яңарту    проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, ә Зеленодольскида йомшак эремчек һәм каймак җитештерү күләмен арттыру өчен модернизацияләү эшләре  башкарыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International