Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) авыл ипотекасын 6 млн сумга кадәр арттырды һәм аны фатирлар өчен дә киңәйтте

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Россельхозбанк Татарстан Республикасында яхшыртылган шартлар буенча авыл ипотекасын бирү өчен гаризалар кабул итә башлады: кредитның иң чик  күләме  бер заемчыга 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырылды, гаилә парлары өчен ипотека күләме, ике заемчы мөрәҗәгать иткән очракта, 12 миллион сумга кадәр арттырылырга мөмкин. 


Шәхси торак төзүдән һәм шәһәр читендә әзер йорт сатып  алудан тыш, хәзер акчаларны Авыл  хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнгән  терәк территорияләрдә урнашкан  торак пунктларында  5  каттан да биек булмаган яңа  йортларда фатирлар сатып алуга да юнәлтергә мөмкин.  
Татарстан Республикасында терәк территорияләргә түбәндәгеләр керә: Әгерҗе шәһәре, Аксубай штп., Актаныш авылы, Алексеевск штп., Базарлы Матак авылы, Апас штп., Арча шәһәре, Олы Әтнә авылы, Баулы шәһәре, Балтач штп.,  Буа шәһәре, Иске Чүпрәле авылы, Олы Кайбыч авылы, Кама Тамагы штп., Болгар шәһәре,  Кукмара шәһәре, Мамадыш шәһәре, Менделеевск шәһәре, Минзәлә шәһәре, Мөслим авылы, Яңа Чишмә авылы, Балык Бистәсе штп., Байлар Сабасы штп., Шәмәрдән авылы, Җәлил штп., Урыссу штп., Тәтеш шәһәре, Теләче авылы, Чирмешән авылы. 


Исегезгә төшерәбез, 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге россиялеләр авыл ипотекасы буенча заемчы була алалар. Кредитның минималь күләме - беренчел кертем  10% булганда, 100 мең сум,   ул иң күбе 25 елга бирелә. 3% күләмендәге ташламалы ставка сакланып калган.  


 Клиентларга уңайлы булсын өчен Своё Село һәм Свое Жилье цифрлы сервислар  эшли, аларда үзеңә ошаган йортны, фатирны, җир  кишәрлеген  табарга, төзелеш эшләренең бәясен исәпләргә, йорт яны корылмалары проектларын һ.б.ларны сайларга мөмкин.


Гомумән алганда, Татарстанда авыл ипотекасын бирү башланганнан бирле (2020 елның языннан башлап) Россельхозбанк 8,3 млрд сум кредит биргән, бу 3,6 меңнән артык гаиләгә торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм иткән.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International