“Агросила” холдингы «Хәләл» стандартлары буенча әзерләнгән продукцияне сату күләмнәрен арттырды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

“Агросила” составына Россиядә «Хәләл» стандартлары буенча иң  эре продукция җитештерүче «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ керә.  Кошчылык  комплексында ел  саен 10 мең тоннага кадәр хәләл продукция җитештерелә, аның ассортименты 35 исемнән артып китә. Алар арасында – индивидуаль  пакетта чеби-бройлер түшкәсе, вакуум пакетта чеби-бройлер түшкәсе, ябык  лотокларда чеби-бройлерның төрле өлешләре  (бот, балтыр ите,  күкрәк ите, филе, окорочка, канат), ябык  лотокларда субпродуктлар (йөрәк, бавыр, муен, ашказаны).


2023 елның гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча «Хәләл» стандартлары буенча әзерләнгән «Чаллы-Бройлер» продукциясен сату күләме 6028,7 тонна булган. Узган елның шул ук чорына карата үсеш - 32%, сату суммасы 29%ка арткан.


 Сатып алучылар арасында иң популяр - чеби-бройлер түшкәсе. Шулай ук иң күп сатыла торган өлешләр — чеби-бройлер ботлары һәм филе. «Чаллы-Бройлер» хәләл продукциясен сатуның төп каналы - челтәрле ретейла.


«Хәләл» категориясендәге продукцияне быел шулай ук   “Агрсила”  составына керүче Пермь кошылык фабрикасы да чыгара. 2023 елның беренче яртыеллыгында Пермь кошчылык фабрикасының 131,4 тонна хәләл продукция сатылган. “Агросила”ның планнарында – кошчылык  фабрикасында әлеге юнәлешне үстерүне дәвам итү, аерым алганда, Свердловск өлкәсенә хәләл продукция җибәрүне арттыру.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International