Татарстан – агросәнәгать комплексында Россиянең иң инновацион төбәкләре арасында

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Җомга көнне, 14 июльдә, Россельхозбанк һәм «Сколково» агросәнәгать комплексында Россия төбәкләренең беренче рейтингын тәкъдим иттеләр, ул агросәнәгать комплексында  төбәкләрнең инновациялелегенә йогынты ясый торган күрсәткечләрне объектив бәяләүне булдыруга, шулай ук яңа технологияләрне гамәлгә кертүдә булган киртәләрне һәм аларны  киметүгә ярдәм итә торган  факторларны   ачыклауга юнәлдерелгән.
Рейтингта  лидерлар - Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае. Мәскәү өлкәсе инновацияләргә инвестицияләр  күләме зур булу һәм агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары исәбенә  алда бара, Татарстан Республикасы рейтингның төп юнәлешләре буенча баланска ия,   ә Краснодар крае югары җитештерү күрсәткечләре белән характерлана.
 Төбәкнең агросәнәгать комплексында инновацияләр үсешенә төп йогынты ясый торган  факторлар  түбәндәгеләр: тармакта җитештерү куәтләрен модернизацияләү, югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм үстерү буенча максатчан эш алып бару, агросәнәгать комплексын үстерүгә дәүләт ярдәме һәм тармакның башка уенчылары һәм үсеш институтлары белән үзара хезмәттәшлеккә ачык булу.
 Ачык мәгълүмат чыганакларыннан күп анлы  белешмәләрне   анализлауга һәм авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары, АПК оешмалары һәм инновацион компанияләр белән тирән эчтәлекле интервьюларга нигезләнгән үз методологиясе эшләнгән.
 Рейтингны билгеләгәндә кулланыла торган күрсәткечләр 3 төркемгә берләштерелгән: “Инновацияләр”, “Тармакка ярдәм итү чаралары” һәм “Җитештерү эшчәнлеге”. Рейтингның интеграль бәяләүдә күрсәткечләр төркеменең өстенлеге экспертлар бергәлеге позициясе нигезендә билгеләнгән. Төбәкләрне йомгаклау рейтингында рангларга  бүлү рейтингта катнашучы һәр төбәкнең методика нигезендә исәпләнгән гомумиләштерелгән индексының максималь күрсәткече  буенча  башкарыла. Рейтингка АПКда төбәк продуктының максималь абсолют күрсәткечләре  белән Россия Федерациясенең 50 төбәге кертелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International