Бүген "Август-Мөслим" агрофирмасы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре" темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Рафаэль Фәттахов һәм Дмитрий Яшин, "Август" фирмасының Казандагы вәкиллеге башлыгы Константин Березин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты. Алар белән бергә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм Мөслим муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев йөрделәр.
Катнашучылар уңыш булдыру буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. "Август-Мөслим" мәйданчыгында район кырларында кулланыла торган заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре күрсәтелде.
"Август" фирмасының Казан шәһәрендәге Вәкиллегенең менеджер-технологы Фәхретдинов Ранас "Август-Мөслим" эксперименталь кырларын презентацияләде. Биредә 228 делянкада үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән тугыз культура сортлары һәм гибридлары, үсемлекләрне яклау чараларының яңа препаратлары, тукландыру схемалары һәм чәчү нормалары сынала.
Киләчәктә барлык нәтиҗәләр дә җитештерү масштабларында "Август-Агро"да кулланылачак - тәҗрибә кырлары аграрийларда кызыксыну уятты.