Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Компетенцияләр үзәге командасы Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов белән очрашты. Эшлекле очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Компетенцияләр үзәге авыл җирлегендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә төп ярдәмче булып тора, бу агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларга мәгълүмати-консультация һәм методик ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә. Компетенцияләр үзәге үз эшчәнлеген "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" дәүләт бюджет учреждениесен булдыру турында" Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары кысаларында алып бара, дип билгеләп үтте.
Очрашу кысаларында учреждение директоры Диләрә Шувалова Компетенцияләр үзәгенең эш нәтиҗәләре, шулай ук эш форматлары турында һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен өстәмә хезмәт күрсәтүләр исемлеген киңәйтүгә ихтыяҗ булу турында сөйләде, алар арасында: электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгарга булышу, фермер продукциясен төргәкләүне маркетинглауда ярдәм итү; бизнес-проектларга аларны проектлаудан алып дәүләт ярдәме алганчыга кадәр эксперт ярдәме күрсәтү һәм башкалар.
Геннадий Емельянов командага эшләре һәм кече хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Компетенцияләр үзәге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыклар бүлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендә гамәлдәге ярдәм чараларына тәкъдимнәр керттеләр һәм якын арада гамәлгә ашырыла торган эш планы белән уртаклаштылар.